tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мин яратам сине, Әлмәтем!
Мин яратам сине, Әлмәтем!

Мин яратам сине, Әлмәтем!

2017 ел  “Альметьевский вестник” газетасы өчен аеруча истәлекле. Чишмә башы 1997 елда “Яшьләр заманы” газетасыннан юл алган басмабызга  агымдагы  елның  апрель аенда 20 яшь тулды. Әлеге юбилей кысаларында һәм бөтен татар дөньясын иңләп узган шигърият көннәре  уңаеннан 28 апрель көнне “Иске Әлмәт” мәдәният йортында шагыйрә, дистәдән артык китап, 300 дән артык җыр авторы, 21 ел гомерен чорыбызның иң популяр булган радиотапшыруларын алып баручы танылган журналист,  СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар Союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Шәмсия Җиһангирова белән очрашу кичәсе булып узды.

Бәйрәм чаралары кунакларны Шәмсия Җиһангирова мөдир буларак хезмәт юлын дәвам иткән 27 нче балалар бакчасында  каршы алудан башланды.

Шәмсия ханым әлеге мәгариф учреждениесендә 1990 нчы елларда шәһәрдә беренчеләрдән булып татар төркеме ача, балаларга милли тәрбия бирү эшчәнлеген башлап җибәрә. Балалар бакчасындагы очрашу авторның шигырьләре,  җырлар белән үрелеп, искиткеч җылы бәйрәмгә  әверелде.

Кичке алтыда исә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында  “Серләшик,  сөйләшик,  җырлашыйк” дип исемләнгән музыкаль әдәби кичә башланып китте. Шәмсия  Җиһангированың иҗатташ дуслары, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, алып баручы Лилия Зирипова, танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, яшь шагыйрә Гөлназ  Җиһангирова дүрт сәгать дәвамында тамашачыларга илаһи мизгелләр бүләк итеп, җанга, күңелгә дәва булырлык шигырьләр, җырлар  белән сөендерделәр.

Шәмсия ханымның әнисенә  багышлап язылган шигырен  укыганда кемнең генә күзләре яшьләнмәде икән?! Аның иҗатында күпме моң, сагыш, милләт язмышы… әнә шул ихласлылык, тормышчан булу шагыйрәнең иҗатын халыкчан итәдер дә, мөгаен.

– Минем беренче хезмәт юлым Әлмәттә башланды, кызым, улым биредә туды, ирем Иске Елховой авылыннан иде. Шулай булгач, ничек инде мин Әлмәт кызы булмыйм ди. Мин бу шәһәрне, аның кешеләрен дә бик яратам!- диде ул үзенең чыгышында.

Чарада районыбызның сәнгать осталары  Инсаф Исламов, Илфат һәм Валентина Исламовалар, Роберт Андреев,  Раилә  Маннанованың да катнашуы бәйрәмне тагы да ямьләндерде.

Алдан әйтеп узганыбызча,  очрашуда җыр һәм шигырьләрдән тыш, тамашачы белән  аралашу, истәлекләр белән уртаклашу да булды. Сәхнәгә  күтәрелгән һәркем Шәмсия Җиһангированың олы   талантына соклануын билгеләп, ихлас теләкләрен җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый Советы җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясап Рушания Нәҗметдинова үзенең рәхмәт сүзләрен нефть төбәге тамашачыларына онытылмас  мизгелләр бүләк иткән  кунакларыбызга, әлеге чараны оештыруда зур тырышлык күрсәткән “Альметьевский вестник” газетасына, “Ак калфак” татар хатын-кызлары,  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекләренә адреслады.

Кичәне йомгаклап, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова  газетабызны, иҗат кешеләрен зурлап бәйрәмгә килгән тамашачыларга, шушы матур залларда кичә оештырырга мөмкинлек биргән нефтьчеләребезгә чиксез олы рәхмәтен белдерде,  киләчәктә дә газетабызның 20 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чараларда катнашырга чакырды.

 Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*