tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган ачык дәрес
Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган ачык дәрес

Нижневартовск шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган ачык дәрес

Муса Җәлил – халыкның күңелендә мәңге җуелмас тирән эз калдырган каһарман шагыйрь. Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтендөнья белә. Димәк,ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

11 февральдә безнең Түбән Варта (Нижневартовск) шәһәрендә яшәүче татарлар Муса Җәлил истәлегенә багышлап татар телен өйрәнүче балаларга саф татар телендә ачык дәрес уздырдылар.

Безнең алда торган төп максатыбыз:

– Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәнү;
– шигырьләрен белү;
– сөйләм телен баету;
-татар халкының герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләрен тәрбияләү;

Балалар дәрестә М.Җәлилнең биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен яттан сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш дип уйлыйм.

Айрат Әхмәдуллин, Түбән Варта (г.Нижевартовск)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*