tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов
Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов

Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов

Камил Алим улы Әбләзов – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әгъзасы, Татарстан Республикасының Сарытау өлкәсендәге сәүдә вәкиле, Сарытау губернаторы киңәшчесе, Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Нарат-К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе.

Камил Әбләзов 1954 елның 31 августында Волгоград өлкәсе Камышлы районындагы Дворянское авылында туган.

Совет армиясендәге хезмәттән соң Сарытау икътисад институтын тәмамлаган. Хезмәт биографиясен 1973 елда Сарытау инженер-геолог партиисендәге бораулау эшчесе буларак башлый. Соңыннан “Сельэнергопроект”ның Идел буе бүлекчәсендә техник-геолог булып эшли.

1987 елда шәхси бизнес белән шөгыльләнә башлый. Шул вакытта ук төзегән фирмасы бүгенге көнгәчә “Нарат” дип атала. Хәзер Камил Әбләзов “Нарат-К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе булып тора.

Төзелү чорыннан бирле Камил Әбләзов Сарытау татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Аның шәхси, шул исәптән матди ярдәме белән Сарытауда ун елдан артык татар гимназиясе, татар телен тирәнтен өйрәтүче 9 мәктәп, 12 татар классы, мәчет эшләп килә.

2012 елда Камил Әбләзов ике томлы “История татар” исемле китап язып, бастырып чыгарды. Анда ул популяр формада татар тарихы белән таныштыра.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*