tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез аксакалы Сәгыйть Садри вафат
Милләтебез аксакалы Сәгыйть Садри вафат

Милләтебез аксакалы Сәгыйть Садри вафат

Яңа елның беренче сәгатьләрендә Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы Сәгыйть ага Садри 101 нче яшендә вафат булды.

Сәгыйть Садри 2 гыйнварда Аделаида мөселман зиратында җирләнә. Аның җеназа намазы Аделаидада Әл- Хәлил мәчетендә укыла.

Бөтендөнья татар конгрессы, Казандагы татар җәмәгатьчелеге Сәгыйть бабайның уллары Рөстәмнең, Рамилнең һәм барлык туганнарының тирәк кайгысын уртаклаша. Сәгыйть Садринең бакыйлыкка күчүе бөтен татар милләте өчен зур вакыйга. Сәгыйть бабай һәм аның тормыш иптәше Ләйлә апа татар моһаҗироләренең алтын баганалары иде. Алар Кытайдан Австралиягә  1984 елда күчеп барып, Көньяк Австралия татар җәмгыятен төзеделәр. Хәзер  Аделаиданың 500 кешелек татар җәмгыяте иң абруйлы татар мөһаҗир оешмаларыннан санала.

Сәгыйть Садрига 2017 елның 17 августында 100 яшь тулган иде. Ул озак еллар дәвамында Астралия татар җәмгыятен җитәкләде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында катнашты.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Сәгыйть бабай!

  Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат-аналитика идарәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*