tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли алкалар, чигүле түбәтәйләр, бизәкле мендәрләр. Казанда кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде
Милли алкалар, чигүле түбәтәйләр, бизәкле мендәрләр. Казанда кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде

Милли алкалар, чигүле түбәтәйләр, бизәкле мендәрләр. Казанда кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде

Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге филармония бинасында II нче Бөтендөнья татар хатын- кызлары съездынын пленар утырышы узды. Ул башланыр алдыннан фойеда кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.

Биредә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган гүзәл затлар өчен ниләр генә юк. Һәм һәр нәрсә милли: алкалар, мәрҗәннәр, калфаклар, милли бизәкле мендәрләр, сумкалар, аяк киемнәре, балалар өчен татарча китаплар, милли курчаклар. Аларнын барысын да Татарстанда яшәүче осталар эшләгән.

Хатын- кызлар күргәзмәдә тәкъдим ителгэн товарларны бик яратып сатып алды. Татарстаннан меңләгән чакрым ераклыкта яшәүче хатын-кызлар: “Без мондый милли матурлыкка сусадык. биредәге һәр нәрсәне сатып аласы килә,”-диләр.

Кул эшләнмәләре белән Татарстан Премьер- министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*