tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли ашларыбыз” дөнья күрде.
“Милли ашларыбыз” дөнья күрде.

“Милли ашларыбыз” дөнья күрде.

Латин графикасы нигезендә татар телендә Финляндияданәшер ителгән әлеге китапчыкны басамага Адилә Җамалетдин һәм Хәмидә Чайдам әзерләгәннәр. Нибары 30 милли ризык әзерләү серләрен туплаган әлеге китапчыкның дөньяга аваз салуы бик үзенчәлекле.

1988–1989 елларда Финляндия төркләре берлеге милли ашлар әзерләү буенча  курслар оештыра. Әлеге курста актив катнашучылар милли ризыкларны, ашларны һәм гадәтләрне саклауга аеруча әһәмият бирүне кирәк дип таба. Нәкъ бер елдан соң Хельсинкида “Милли ашларыбыз” дигән китапчык барлыкка килә. 1990 елда чыккан китап милләттәшләребез арасында популярлык казана. Әлеге китап белән кызыксынучылар, сораучылар теләген истә тотып, Дәрия Самалетдин җитәкчелегендәге иҗади төркем янәдән Финляндиядәге кардәшләребезгә “Милли ашларыбыз”ның икенче басмасын тәкъдим итте.

Китапта  шорпа(шулпа), ләкшә(токмач), кыстыбый, катыклы чомар(чумар), пәрәмәч, бавырсак, кош теле, чәк–чәк һәм башка милли ризыкларны әзерләү серләре тупланган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*