tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли рухны саклаучы чаралар
Милли рухны саклаучы чаралар

Милли рухны саклаучы чаралар

Тубыл шәһәренең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә “Мәдәниятләр диалогы: мәгариф киңлегендә мультикоммуникатив шартларда сөйләм культурасы үсеше” темасына регионара фәнни-практик конференция үтте.

Конференцияне Төмән өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төбәк мәгарифен үстерү институты оештырдылар. Кунакаларны һәм катнашучыларны 15нче мәктәпнең сәләтле балалары чарага ямь өстәп җырлар башкарып каршыладылар. Конференциянең тантаналы өлешендә шәһәр башлыгы урынбасары Е.И.Бирюков, ТОГИРРО проректоры, прфессор Н.Г.Милованова, шәһәр мәгариф комитеты рәисе Н.В.Белышева, өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече О.Ф.Гроо, шәһәр Думасы депутаты В.Е.Беспалова, Казанның 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясе директоры урынбасары Г.Р. Габдуллина, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова сәламләделәр, уңышлы чыгышлар теләделәр.

РФнең Гимны яңгырады, аннары конференция мәктәп укучылары башкаруында «Туган тел» җыры белән башланды. “Иң яхшы татар теле, әдәбияты укытучысы”, “Иң яхшы этно-мәдәни компонентлы мәктәп” конкурсларында татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча зур эш алып баручылар осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурсларда визитка, презентация, мастер-класслар үткәрделәр, иҗади чыгышлар тәкъдим иттеләр. Төшке аштан соң катнашучылар, кунаклар 15нче мәктәп әзерләгән яңа проектларны карадылар. Аларның игътибарына документаль фильмнар яратучы укучыларның иҗат эшләре, мәктәп катнашында төшерелгән фильмнар тәкъдим ителде. “Нур” гаилә клубында Земфира Шәрипова башкаруында Г.Тукайның “Туган тел”ен, А. Алябьевның “Соловей” романсын тыңладылар. Балаларның кул эшләре белән шөгыльләнүләре   кунакларны таң калдырды. Мәктәп музеенда этнографик уеннарда, музей дәресләрендә катнашырга мөмкинлек булды. Чаралар турында яңгыраган фикерләр оптимистик рухта иделәр.

Казан кунагы Гөлнур Габдуллина: ”Без Татарстан Республикасыннан зур сәламнәр алып килдек. Монда безнең кан-кардәшләребез яши. Тубыл шәһәрендә балаларның татар телен белгәннәрен күрдек. Тырыш укытучыларның хезмәтләренә югары бәя бирер идем. Аларның хезмәте – татар телен саклауда. Ерак Себердә дә балалар бөек шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйлиләр, татар телендә җырлар яңгырый. Аларга уңышлар телим”, – диде. Казан кунаклары бу юлы да буш кул килмәгәннәр. Алар мәктәпкә матур әдәбият, уку китапларын тапшырдылар.

Этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрдә хезмәт итүче укытучылар өчен мондый конференцияләрдә катнашуның мөһимлеген искә алып, ”Иң яхшы этно-мәдәни компонентлы мәктәп” бәйгесенә бәя биргән жюри рәисе Наталья Милованова: «2011нче елда бу темага конференция» бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде», – дип сөйләде. Бу бәйгедә катнашучы 10 мәктәп арасыннан Төмәннең 52нче һәм Тубыл шәһәрнең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәпләре җиңү яуладылар.

Укытучылар, катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар.

Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ишкулова: ”Дуслык күперен ныгыткан конференция үтте. Без яңа фикерләр ишеттек. Тәҗрибә белән уртаклаштык. Яңа алымнар күреп кайтабыз”, – диде.

Ольга Гроо: «Мин бу эшне башлап җибәргән филология фәннәре кандидаты Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллинага рәхмәтләремне җиткерер идем. Бүген без бергә, тату эшлибез. Бу юнәлешне дәвам итәбез», – дип җылы теләкләрен юллады.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең жюри рәисе Халидә Кирамова:

”Без заманча мәгълүмат чыганакларыннан ирекле файдалана белгән укытучыларның төрле дәресләрен карадык. Алар фильмнардан өзекләр кертеп, үзләре җырлап, шигырьләр сөйләп дәрес күрсәттеләр. Өч этапта узган бәйгедә һәркайсы регион хезмәте, мәктәбе турында презентация, туган авылы темасына күргәзмә әсбаплар, кластер, синквейн – яңа ысуллар кулланып эшләүләрен күрдек. Иҗади номерларында укытучылар чын артистларча чыгыш ясадылар”.

“Абсолют җиңүче” исеменә Вагай районы, Зареченский муниципаль белем бирү учреждениесенең Казанлы мәктәбе укытучысы Асия Зимагулова лаек булды;

Лаемтамак мәктәбе укытучысы Роза Ишкулова “Эзләнүче-укытучы” номинациясендә җиңү яулады;

Шишкино муниципаль белем бирү учреждениесенең Юрмы мәктәбе укытучысы Гүзәл Гайсина – “Укытучы-новатор”;

Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбеннән Фәния Төхвәтуллина – “Иң яхшы мастер-класс күрсәтүче”;

Велижан муниципаль белем бирү учреждениесенең Урта Тарман мәктәбеннән Венера Масямова “Югары педагогик осталыгы өчен” номинациясендә җиңеп чыкты.

Тантаналы рәвештә һәркайсына дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Югары дәрәҗәдә кунакларны каршы алган, конференцияне мәктәптә оештырган, милли рухны саклаучы 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга, укытучылар коллективына катнашучылар, оештыручылар рәхмәтләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*