tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Курган өлкәсендә Вадим Шумков белән очрашты
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Курган өлкәсендә Вадим Шумков белән очрашты

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Курган өлкәсендә Вадим Шумков белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Бүген ул Курган өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Шумков белән очрашты.

Васил Шәйхразиев Вадим Шумковка “Курган өлкәсе татар конгрессы” әгъзаларының татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен торгызу һәм саклау өчен актив шөгыльләнүләре турында сөйләде.  Аерым алганда, милләттәшләребез өлкәнең мәгариф һәм фән департаменты белән берлектә, татар теле факультатив рәвешендә укытыла торган учреждениеләр исемлегенең артуын билгеләп узды.

Васил Шәйхразиев узып баручы елның төп вакыйгаларының берсе буларак июль аенда Курган өлкәсендә узган Бөтенроссия авыл Сабан туен атады. Россия халыклары дуслыгын ныгытуда мөһим чара буларак узган бәйрәм  Урал артында яшәүче 15 меңнән артык кешене һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларны бергә җыйды. Милли бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Васил Шәйхразиев Вадим Шумковка Татарстанга җавап визиты ясарга тәкъдим итте. Шулай ук очрашу барышында яклар Курган шәһәрендә татар мәдәнияте үзәген үстерү һәм аңа ярдәм итү ысуллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Курган өлкәсе губернаторының матбугат хезмәте.

Искәрмә өчен: Бүген Курган өлкәсендә 15 меңнән артык татар яши. Төбәктә 20гә якын татар авылы бар. Татарлар Курганның үзеннән тыш, Шадрин, Шумиха, Шатров шәһәрләрендә, шулай ук Әлмән, Эчкен, Сафакүл кебек егермеләп татар авылында көн күрә.

 

фото: Курган өлкәсе Губернаторының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*