tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографының 95 еллыгына багышланган тантаналы чара уза
«Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографының 95 еллыгына багышланган тантаналы чара уза

«Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографының 95 еллыгына багышланган тантаналы чара уза

Бүген «Мир» кинотеатрында Татарстан кинематографының 95 еллыгына багышланган тантаналы чара уза. Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган.

«Мир» кинотеатры бинасында уникаль күргәзмә экспозициясе оештырылачак, ул киләчәктә Татарстан кинематографы тарихы музееның нигезе булыр, дип ниятләнә.

Кино яратучылар өчен тагын бер күңелле сюрпризны Татарстан Кинематографистлар берлеге әзерләгән. «Вакыт сулышы» күргәзмәсе – «Мир» кинотеатрының тагын бер бизәге булачак. Күргәзмәдә кинокамералар, кинопроекторлар, кино төшерү һәм күрсәтү процессы белән бәйле башка уникаль предметлар белән якыннан танышып чыгарга мөмкин.

Юбилей тантаналары 22 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Бу көнне «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.

«Шунысы игътибарга лаек, совет кинематографының 100 еллыгы һәм Татарстан кинематографының 95 еллыгы билгеләп үтелә. Бу Татарстан кинематографының Советлар Союзында Ленин тарафыннан кинематография  турындагы Декрет имзаланган соң үз үсешен башлавы турында сөйли. Әлбәттә, бездә документаль кино бик яхшы алга китә, чөнки кинохроника студиябез бик көчле иде», – дип хәбәр итте «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

«Татаркино» учреждениесенең Казанда «Мир» кинотеатры, Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә ике филиалы бар. Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм Россиянең күп кенә төбәкләре белән кинопрокат буенча хезмәттәшлек җайга салынган.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*