tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхтәрәм аксакалыбызга 80 яшь
Мөхтәрәм аксакалыбызга 80 яшь

Мөхтәрәм аксакалыбызга 80 яшь

Бүген Кытайның Голҗа вилаятендә туып үскән татар шагыйре, Кытай татарлары аксакалы, Голҗа татар җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы Ильяр ага Габитовка 80 яшь тулды. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров юбилярга котлау юллады.

Мөхтәрәм Ильяр ага!

10859619_962122Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җир шарының төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребез исеменнән Сезне, халкыбызның зыялы, затлы, милләтпәрвәр улын, күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итә.

Сез катлаулы, гыйбрәтле тормыш юлын узган олы шәхес. Ул юлның айсыз төннәрдән дә караңгырак чорлары да, бәхет-сәгадәт тулы якты вакытлары да шактый булган. Нинди генә авыр мизгелләрдә дә Сез сынмагансыз, сыгылмагансыз, чын ир-егет булып кала алгансыз. Без Сезнең каһарманлыгыгыз алдында баш иябез.

Хөрмәтле Ильяр ага! Бертуган Бубиларның мәгърифәтчелек традициясенә тугрылыклы калып, Кытайның күпләп милләттәшләребез һәм татарга кардәш халыклар яшәгән Голҗа төбәгендә күп санлы балаларга белем биреп, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәнегез өчен дә олуг рәхмәт Сезгә.

Милләтебезнең бай тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын яшь буыннарга җиткерү, шулай ук башка халыкларга таныту өлкәсендә дә Сез зур эш башкардыгыз. Бу мактауга лаек эшегезнең иҗатыгыз белән бергә үрелеп баруы да матур гамәл. Сез иҗат иткән тирән мәгънәгә ия шигырь  һәм җырларның Кытай чикләрен ашып, әледән-әле тарихи Ватаныбызга кайтып торуы иҗат чишмәгезнең мул сулы булуына ишарә.

Гасырлар чигендә Кытайдагы татарларның милли-мәдәни тормышында да Сез һәрчак үзәктә булдыгыз һәм хаклы рәвештә аларның аксакалы, шәрәфле рәисе дәрәҗәсенә ирештегез. Төбәктәге милләттәшләребезнең Татарстан белән яңадан багланышлар урнаштыруында да Сез башлап йөрдегез. Шуның нәтиҗәсе буларак Кытайда туып үскән татар яшьләренең Казанда белем алуы тормышка ашты.

Кадерле Ильяр ага! Кылган изге гамәлләрегез биниһая күп. Ләкин милләтебезнең якты киләчәге өчен эшлисе дә эшлисе әле! Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, иминлек теләп,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе              Ринат Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*