tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә РИИ һәм БИА ректорлары Әбу-Даби университеты белән килешүләр имзалады
Нәзарәттә РИИ һәм БИА ректорлары Әбу-Даби университеты белән килешүләр имзалады

Нәзарәттә РИИ һәм БИА ректорлары Әбу-Даби университеты белән килешүләр имзалады

13нче июльдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мөхәммәд V университеты (Әбу-Даби, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм Болгар ислам академиясе арасында, шулай ук Мөхәммәд V университеты (Әбу-Даби, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм Россия ислам институты арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды.

Дөньядакүләм санитар-эпидемиологик вәзгыятьне күздә тотып, килешүләрне имзалау онлайн режимда үтте.

Россия ягыннан халыкара килешүләргә үз имзаларын РИИ ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, шулай ук БИА ректоры Данияр Абдрахманов куйды. Гарәп университеты исеменнән документларны Попечительләр советы рәисе Хамдан әл-Мазруги имзалады. Хезмәттәшлек турында килешүләр РИИ, БИА һәм БГӘ университеты арасында студентлар алмашу, укытучылар алмашу, уртак фәнни-дини тикшеренүләр, тел өйрәнү курсларын оештыру һ.б. буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Россиянең ике иң зур ислам уку йорты җитәкчеләрен экран аша сәламләп, Хамдан әл-Мазруги Россия белән БГӘ арасындагы мөнәсәбәтләрнең даими үсеше, ике як өчен дә файдалы багланышлар, экстремистик фикер белән көрәштә ике ил җитәкчелегенең охшаш карашлары турында билгеләп үтте.

“Без бу хезмәттәшлек аша ислам диненең толерант кыйммәтләрен таратырга һәм БГӘ белән дустанә Россия Федерациясе арасында фәнни һәм тикшеренү хезмәттәшлегенең яңа өлкәләрен ачарга омтылабыз”, – дип ассызыклады Мөхәммәд V Университетының Попечительләр советы рәисе.

Үз чиратында Россия ректорлары әлеге килешүләрнең аеруча методологик тәҗрибә алмашу, уку әдәбиятын әзерләү тәҗрибәсе, һ.б. өлкәләрдә җәлеп итүчән булуын билгеләп үттеләр.

Рәфикъ хәзрәт һәм Данияр Мәүлияр улы РИИ һәм БИАның яңа уку елы башыннан хезмәттәшлеккә керешергә әзер булуын билгеләп үтте, әмма Хамдан әл-Мазруги ректорларны, дөньяда эпидемиологик вәзгыятьнең йомшаруын һәм киләсе уку елының җитүен көтеп тормыйча, үзара хезмәттәшлеккә хәзердән үк керешергә чакырды.

Ахырдан өч ислам уку йорты җитәкчеләре тантаналы рәвештә килешүләргә кул куйды һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанычын белдерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*