tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар татарлары тел сагында
Нижгар татарлары тел сагында

Нижгар татарлары тел сагында

Үткән ел ахырында, декабрьнең соңгы көннәренең берсендә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча урта мәктәбе базасында зур милли-мәдәни чара – өлкә татар авыллары гомумбелем бирү һәм иҗтимагый оешмаларының съезды булып үтте. Аны Нижгар татар конгрессы район администрациясе, мәгариф, яшьләр һәм спорт эшләре комитеты һәм район “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырган иде. Чарада татарлар компакт яшәгән Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан мәктәп директорлары, татар теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Яңа ел алды булганлыктан, Абдулхәмит Садеков исемендәге бу уку йортының холлы матур итеп бизәлгән иде, кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды, регистрация узганнарны матур милли кием кигән кызлар икенче катка – кофе-брейк оештырылган укытучылар бүлмәсенә озата барды.
Юл арты чәйләр эчеп, үзара аралашканнан соң, мәктәп директоры Гөлнара Фахретдинова өченче катка, съезд узачак бүлмәгә – сентябрь ахырында гына ачылган “Үсеш ноктасы” (“Точка роста”) цифрлы һәм гуманитар профильле уку-укыту үзәгенә чакырды. Искиткеч матур һәм уңайлы, заманча җиһазланган бу кабинетка сокланмаган кеше калмады.

Бу съездны район мәгариф комитеты белгече Гүзәл Минаҗетдинова ачып җибәрде һәм алып барды. Сәламләү өчен беренче сүзне ул Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләймановка бирде. Халит Мөхәммәтович барчасына бирегә килгән өчен рәхмәтен белдерде, район администрациясенең конгресс белән һәрчак тыгыз хезмәттәшлектә торуын билгеләп үтте һәм кыскача район хәлләре, милли проектларда катнашулары турында сөйләде. Делегатларны шулай ук район үзидарә башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге рәисе Рафаэль Ильясов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов, Зур Рбишча авыл администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов җылы сәламләделәр һәм барысы да бу чараның төп темасы – ана телен, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклап үстерүгә тукталып үтте. “Баланың теле “әни”, “әти” сүзләре белән ачылсын иде, ә хәзер моның капма-каршысы күзәтелә, һәм иң аянычы – әти-әниләр моның белән риза, алар рөхсәт итмәсә, балалары да “мама”, “папа” дип эндәшмәс иде”, – диде Рафаэль Нәбиуллович.

Гаяр Абдрахманович конгресс тарафыннан башкарылган эшләргә тукталып үтте һәм телебез белән бергә тарихны да сакларга, моның өчен мәктәпләрдә, клубларда авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә, төрле өлкәдәге хезмәт алдынгыларына багышланган стендлар булдырырга кирәк, диде. Бу яктан Пильна районы Сафаҗай мәктәбен үрнәк итеп куярга була, анда бик күп шушындый тарихи стендлар бар.
Рамил Әхмәтович милли бәяләрне саклау өстендә гаиләдән, мәктәп-бакчалардан гайре мәдәният бүлекләре белән дә эшләргә кирәк дип үз фикерен белдерде һәм төрле милли чараларда актив катнашырга чакырды.

“Милли тәрбия иң беренче гаиләдән башлана, ә хәзерге яшь гаиләләр балаларына төрле гаджетлар тоттыру белән чикләнәләр, аралашу бөтенләй диярлек юк. Телебезне саклап калу буенча махсус проектлар булдырырга кирәк, мин үз ягымнан андый проектларны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм вәгъдә итәм”, – диде үз чыгышында Наил Хөсәенов. Аннары район мәгариф комитеты җитәкчесе Фәнис Саберов, конгресс рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, Зур Рбишча мәктәбе директоры Гөлнара Фахретдинова, Спас районы Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Кутерова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Фәнис Харисович кыскача район мәгариф системасының эшчәнлеге белән таныштырды һәм яшь буында ана телен популярлаштыру, аңа мәхәббәт уяту өчен хезмәттәшлекне арттыру, тәҗрибә уртаклашу, бергәләп төрле чаралар оештыру кирәк, дип ассызыклады. Гөлнара Рафековна барысына да рәхмәт белдереп, шулай ук конгресс эшчәнлегенә, тел проблемасына, заманча шартларда балаларның милли үзаңын үстерүдә мәктәпнең уйнаган роленә тукталып үтте. “Туган тел, татар теле дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче булып тора һәм аны, милли мәдәниятне саклап үстерүдә укытучының роле гаять зур, ә инде телебезгә мәхәббәт уяту, аның белән горурлану хисе тәрбияләү гаиләдән башлана. Шуңа да татар гаиләләренең милли үзенчәлекләрен сакларга һәм моның өчен иҗтимагый оешмалар мәгариф учреждениеләре белән һәрчак тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш”, – диде Гөлнара ханым.

Гөлнара Фахретдинова белән Галия Кутерованың чыгышлары да эчтәлекле булып, зур кызыксыну тудырды. Гөлнара Рәисовна мәктәп эшчәнлеге, укучыларның уңышлары турында кыскача мәгълүмат бирде, шулай ук тел проблемасына да тукталып үтте. Биредә бүгенгә бу проблема алай ук кискен тормый, чөнки мәктәптә татар балалары гына укый, татар теле фән буларак тулы күләмдә укытыла.
Галия Юнисовнага килгәндә, 28 ел стажлы, зур тәҗрибәле, югары категорияле татар теле укытучысы үз чыгышында бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Теле булмаса халык юк дигән сүз, тикмәгә генә тел милләтнең генетик коды димәгәннәр. Аның аркасында без үткән белән бүгенгене бәйли алабыз, тел һәр халыкның киләчәген программалаштыра һәм ана теленә булган ихтирам, хөрмәт һәр җәмгыятьнең аерым мәгънәгә ия булган бәяләре булырга тиеш”, – диде Талия ханым.

Чыгыш ясарга теләүчеләрнең күплеге съездда күтәрелгән проблеманың никадәр кискен торуын тагы бер кабат ассызыклады. Сафаҗай һәм Уразавыл мәктәпләренең директорлары Рамил Мусин белән Фәрит Хайруллин, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова, Уразавыл мәктәбе укытучысы Мәрзия Харрясова, күп еллар Кече Рбишча мәктәбендә татар телен укыткан укытучы-ветеран Хамисә Шәрәфетдинова, озак еллар Уразавыл педучилищесын җитәкләгән педагог Хайнур Башарова да тел мәсьәләсендә борчуларын белдерделәр һәм һәрбересенең диярлек фикере бер иде – аны саклау гаиләдән башланырга тиеш. “Балада ана теленә мәхәббәт уяту бишек җырыннан башлана. Әгәр инде әнкәсе “придет серенький волчок и укусит за бочок», дип тирбәтә икән, ул баланың татарча сөйләве, аны яратуы икеле”, – диде Рамил Хабибович. Ул шулай ук татар телен буенча өлкә олимпиадасын кайтару фикерен дә күтәреп чыкты.

Тулаем алганда, түгәрәк өстәл артында кызыклы, файдалы сөйләшү булды. Ахырда, бу мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен союз булдырырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды һәм ул союзның координаторы дип Гөлнара Фахретдинова йөзендә бертавыштан Зур Рбишча мәктәбе билгеләнде. Шулай ук барлык тәкъдимнәр кертелеп, резолюция төзелер һәм ул барча иҗтимагый оешмаларга, белем-тәрбия бирү учреждениеләренә таратылыр, без дә аны соңрак бастырырбыз.
Съездның эше моның белән тәмамланмады – кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырылды, укучылар һәм укытучылар төрле темаларга күрсәткән мастер-классларда Уразавыл, Чүмбәли, Сафаҗай мәктәпләре укучылары да катнашты. Мәктәпкә сокланмаган кеше калмады, шулай булмыйча, бу өч катлы белем бирү учреждениесе уңайлылыгы, материаль-техник базасы, җиһазландырылуы, көчле педагогик коллективы белән алдынгы шәһәр мәктәпләре белән ярышырдый. Быел гына да 14 млн сумнан артык ремонт эшләре башкарылган биредә.

Чараның өченче өлеше ашханә белән берлештерелгән актлар залында, табын артында самавырлардан чәйләр эчеп дәвам итте. Мәктәп коллективы, Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы студентлары, җирле балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре көче белән әзерләнгән матур концерт тәкъдим ителде кунакларга, район мәдәният бүлеге артисты Илдус Харрясов та берничә җыр башкарды. Концерт номерлары арасында чыгышлар, бүләкләүләр дә булды. Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, билбаулар белән көрәш буенча тренер Зәки Валемеевның чыгышы эчтәлекле иде. Халит Мөхәммәтович белән Рафаэль Нәбиуллович район администрациясе һәм Земство җыены исеменнән Гаяр Хәсәнов белән Гөлнара Абдуллинага Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә алар, үз чиратларында, Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Фәнис Саберовны, Гөлнара Фахретдинованы, Илдус Харрясовны һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Әлфия Салахованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Мәскәүдә узган Кремль чыршысына өлкә буенча 118 юллама бирелгән булган, шуның Кызыл Октябрь районына килгәннәрен Фәнис Харисович Зур Рбишча мәктәбе укучылары Раил Багаутдинов белән Әлфия Хакимовага тапшырды.
Конгресс оештырган бу чарада татарлар компакт яшәгән районнар вәкилләре үзара аралашты, тәҗрибә уртаклашты, фикер алышты һәм һәрбересе үзенә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алды. Аның шундый зур оешканлык белән узуында, әлбәтә, мәктәп коллективының да өлеше зур. Табын коруга үз өлешен керткән һәрбересенә, мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә дә аерым рәхмәт белдерәсе килә. Һәм инде Гөлнара Фахретдинова белән аның тәрбия буенча урынбасары Рафия Җамалетдиновага да рәхмәтнең иң олысын юллыйбыз. Мин үзем дистә елга якын мәктәптә эшләгәнгә, мондый чараларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен күпме көч түгелгәнен яхшы беләм.

Төп оештыручы булган Нижгар татарлары конгрессның бүгенгә бик кискен торган проблеманы күтәреп чыгуы бик урынлы булды, ә инде яңа оешкан Союзга килгәндә, сөйләнеп, язылып кына калмасын, нәтиҗәле эшләсен дигән теләктә калабыз.

Наилә Җиһаншина 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*