tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәтүче тагын бер сыйныф ачырга җыеналар
Нижневартовск шәһәрендә татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәтүче тагын бер сыйныф ачырга җыеналар

Нижневартовск шәһәрендә татар телен, гореф-гадәтләребезне өйрәтүче тагын бер сыйныф ачырга җыеналар

7 нче августта Нижневартовскидагы “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте 8 нче номерлы мәктәп  белән килешү төзеде. Аның нигезендә, шәһәрдә татар балаларына туган телен, гореф-гадәтләрен, тарихын  өйрәтү өчен татар теле сыйныфы ачылачак. Бу укучыларның әти-әниләре үтенече буенча эшләнә.

Яңа сыйныф 01нче  октябрьгә әзер булыр дип өметләнәбез. Шуңа кадәр биредә ремонт эшләре алып барылачак. Бүлмәгә җиһазлар урнаштырыла һәм укыту әсбаплары, китаплар алына. Нижневартовск шәһәрендә татар телен, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне өйрәтүче беренче сыйныф 2018 нче елда ачылган иде инде. Укытучылар быел Казан федераль универститетында белемнәрен дә арттырып кайтты.

Бу әле без ачкан соңгы сыйныф булсам дип ышанабыз. “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте өченче сыйныфны да булдырырга планлаштыра. Ул 2020 нче елда тормышка ашырылыр дип уйлыйбыз.

Рафаил Мөхәммәтҗанов

“Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*