tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак урын билгеле булды
Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак урын билгеле булды

Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак урын билгеле булды

2019 елның Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә Обь елгасы яры буенда узачак. “Биредә яр буенда бик матур комплекс җиткерелгән. Татарстан һәм Новосибирск өлкәләре бергәләшеп бу матур бәйрәмне зур мәйданда үткәрергә әзер”, – диде “Татар-информ”га ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

  • Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Новосибирск татарлары автономиясе җитәкчесе Әмир Гәрәев, өлкә губернаторы Андрей Травников һәм аның урынбасары белән очрашып, 2019 елда Новосибирскида Федераль шәһәр Сабан туен уздыру турында килешүгә ирештеләр. Федераль шәһәр Сабан туе 9 июньдә узачак.

Васил Шәйхразиев федераль Сабан туен Новосибирскида үткәрүне Әмир Гәрәев тәкъдим итүен әйтте. “Губернатор безнең тәкъдимне хуплады, үз командасына Сабан туена әзерлек башларга дигән әмер да бирде”, – диде Милли Шура рәисе.

Вице-премьер Себер якларында татарларның күп яшәвен, аларның актив булуын билгеләп үтте. “Новосибирск татарлары күп кенә эшләре белән башка өлкәләргә үрнәк булып тора, алар җирле хакимият белән дә килешеп эшли. Үзләрендә федераль дәрәҗәдәге Сабан туен уздыру аларның абруена да ишарә”, – диде ул.

Шәйхразиев Федераль Сабан туена әзерлекне Түбән Кама муниципаль районы алып барачагын да искәртте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174387/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*