tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлат мөхтәсибәтендә “Бәхетле бала” хәйрия акциясе старт алды
Нурлат мөхтәсибәтендә “Бәхетле бала” хәйрия акциясе старт алды

Нурлат мөхтәсибәтендә “Бәхетле бала” хәйрия акциясе старт алды

Нурлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “Бәхетле бала” хәйрия акциясе старт алды. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Шулай итеп, Шәүвәл аеның 4-нче көнендә (27-нче майда), бала тудыру йортыннан чыкканда Әмир һәм Сәид Җәгъфәр исемле баланың әти-әниләренә тантаналы төстә кием-салым җыелмалары – яңа туган сабыйга кием комплекты һәм 2-3 яшькә кадәрге балалар киеме бүләк ителде. Якын арада яңа туган балалары булган гаиләләргә 50 бүләк җыелмасы тапшыру ниятләнә.

Акция 2020 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр дә сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез акчаларыгызны түбәндәге ысуллар белән җибәрә аласыз:

Сбербанк картасына күчерү: 4276 6200 3363 8804 (Нурлат районы имам-мөхтәсибе Әбелханов Наил Бари улы).

«Ак барс» банкы картасына күчерү: 4000 7934 7620 1266 (Нурлат районы имам-мөхтәсибе Әбелханов Наил Бари улы).

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*