tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нью-Йорк татарлары “Тукай энциклопедиясе” белән танышкан
Нью-Йорк татарлары “Тукай энциклопедиясе” белән танышкан

Нью-Йорк татарлары “Тукай энциклопедиясе” белән танышкан

Нью-Йорк татарлары Габдулла Тукай (1886-1913) истәлегенә кичә уздырган. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, чара Америка татарлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган.

Кичәдә шагыйрьнең әсәрләре яңгыраган. Моннан тыш, ассоциация әгъзасы Рәшидә Бакирова “Тукай энциклопедиясе” хакында мәгълүмат биргән.

Исегезгә төшерәбез, “Тукай энциклопедиясе” – татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия. Проект киң катлау укучыларга юнәлдерлегән. Ул шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт.

864 биттән торган бу энциклопедия 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. Алар бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән. Исемлектә мәкалә, белешмәнең темасы чагылыш тапкан төп чыганаклар күз алдында тотыла. Гарәп яисә латин графикасындагы татар телле чыганаклар барысы да кирилл язуында китерелә. Китапта Тукай дөньясы төп сигез тематик юнәлештә тәкъдим ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*