tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олимпиада җиңүчеләре белән очрашу
Олимпиада җиңүчеләре белән очрашу

Олимпиада җиңүчеләре белән очрашу

Агымдагы елның 26 гыйнвар көнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Гүзәлия Гыйниятуллина Казанның Дәрвишләр бистәсендәге «Дуслык» мәгариф һәм сәламәтләндерү лагере базасында татар теле һәм әдәбият фәне буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре белән очраштылар.

Очрашу барышында мәктәп укучылары Бөтендөнья татар конгрессы структурасы, аның эшчәнлеге белән һәм Татар яшьләре иҗтимагый оешмасының кызыклы проектлары белән таныштылар. Укучыларда көзгә уздырылачак «Татарча диктант» акциясе аеруча зур кызыксыну уятты. Чираттагы акциядә 100 мең кеше катнашуы көтелә дип белдерде оештыручылар.

Мәктәп укучылары игътибарына «Караш» исемле беренче татар вокаль-хореографик төркеме дә тәкъдим ителде. Егетләр очрашуда катнашучыларга үзләренең җырларын яңгыраттылар һәм заманча татар җырлары турында әңгәмә кордылар.
Республика олимпиада үзәге җитәкчелеге киләчәктә дә әлеге очрашулар дәвам итәр дигән теләкләрен белдереп, хезмәттәшлек өчен яңа мәйданчыкларны билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*