tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендәге Үләнкүл авылының “Наза” халык җыр-бию ансамбле 30 еллыгын билгеләп үтте
Омск өлкәсендәге Үләнкүл авылының “Наза” халык җыр-бию ансамбле 30 еллыгын билгеләп үтте

Омск өлкәсендәге Үләнкүл авылының “Наза” халык җыр-бию ансамбле 30 еллыгын билгеләп үтте

Омски өлкәсенең  Большеречье районы Үләнкүл авылының “Наза” халык җыр-бию ансамбле 30 еллыгын билгеләп үтте. Шул дәвер эчендә алар өлкәдә генә түгел, Россия күләмендә дә танылган коллективка әверелде.

“Наза”  татар халык җырларын, себер татарлары җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы белән тамашачы күңелендә мәбәббәт яулады. “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә “Грант-при” яулавы белән дә татарның мәдәният дөньясын шаулаткан коллектив. Тирә-як татар авылларында да, өлкә үзәгендә дә “Наза” халык ансамбленең концертларын көтеп алалар. Алар балалар белән дә, яшьләр белән дә эшләүче, яшь буынга халкыбыз мирасын түкми-чәчми тапшырып килүче коллектив.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*