tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида күренекле галим Фоат Валеевның туган көне уңаеннан кичә узды
Омскида күренекле галим Фоат Валеевның туган көне уңаеннан кичә узды

Омскида күренекле галим Фоат Валеевның туган көне уңаеннан кичә узды

27 октябрь көнне мохтәрият каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан үзенчәлекле чара уздырылды: күренекле якташыбыз Фоат Валеевның якынлашып килгән туган көне исәбеннән чыгып, зур күләмле кичә оештырылды.

Фоат Валеев күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, Халыкара төрки академиясе әгъзасы, профессор, Татарстанның атказанган эшлеклесе дигән исемнәргә лаеклы олы шәхес. Ул 1918 елның 14 ноябрендә Омск өлкәсенең Еланлы авылында туып үскән. Омскида педагогия институтын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы ветераны – аның тормыш юлын ачыклар өчен, нинди хезмәтләре өчен зур дәрәҗәләргә ирешүе турында якынрак танышыр өчен якташлары, туганнары, аны күреп белгән танышлары билгеләнгән көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә җыелыштылар.

1962 елда ул гаиләсен алып, Казан шәһәренә күчеп китә. Казан институтларында эшләү дәверендә зур уңышларга ирешә. Аның хезмәтенең төп юнәлеше себер татарлары һәм себер бохаралыларын өйрәнүгә бәйләнешле. Фоат абый һәм аның хатыны Суфия Мөнзир кызы Исхакова тарафыннан башланган зур эш киләчәктә дәвамлы булып, аларның эшен дәвам иттерүче Омски галимнәре, тарихчылары Томиловлар да бу юнәлештә бик күп фәнни эшләр калдыралар.

Кичәне, инде гүр ияләре булган мәрхүмнәрнең рухларына багышлап, ислам дине кануннары буенча, Коръән укудан башлап җибәрдек. Аннан соң инде якташларыбызның эшләгән эшләре турында аларны якыннан белгән Зөлфия Ахмадеева һәм Зәлифә Рахмангулова сөйләделәр. Шунысы куанычлы булды — Фоат абый белән Суфия апаны белүчеләр, яхшы хәтерләүчеләр килгән кунаклар арасында күп булды.

Һәр чыгыш ясаучы үзләренең сөйләгәннәрен раслап, алып килгән фоторәсемнәрне күрсәтеп бардылар. Олы дәрәҗәдәге якташларыбызны онытмаска, киләчәктә дә алар турында яшь буынга тапшырып калдырыр өчен мохтәрият музеена Фоат Валеевның китапларын, фотосүрәтләрен бүләк итеп бирүчеләр дә булды.

Кичә барышында якташларыбызның эше дәвамлы булуның нәтиҗәсе буларак, Төмән татарлары тарафыннан себертатар язмасы үзләштерелүе һәм шул телдә беренче китаплар басылып чыгуы турында да сүз булды. Чараны оештыручы Фагыйлә ханым Чумарова рәхмәт йөзеннән чыгыш ясаучыларга нәкъ менә шундый себертатар телендә язылган китапларны бүләк итеп бирде. Китаплар шулай ук китапханә фондына да тапшырылды.

Очрашу дустанә рәвештә, «Ак калфак» ханымнары әзерләгән өстәл артында, аш-су остасы Садия ханым Мухаметшина пешереп алып килгән халык камыр ашларын авыз итеп чәй эчү белән үрелеп барды.

Килгән кунаклар бик канәгать калдылар, рәхмәтләрен белдерделәр, шундый очрашуларның җирле халык өчен әһәмиятле булуын ассызыкладылар. Чараны оештыруда матди яктан ярдәм күрсәтүче мохтәрият рәисе урынбасары Марат Катыровка да рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*