tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда Кәрим Хәкимов музее оештырырга җыеналар
Оренбурда Кәрим Хәкимов музее оештырырга җыеналар

Оренбурда Кәрим Хәкимов музее оештырырга җыеналар

Аны Горький урамы 21 адресы буенча урнашкан “биш фәрештәле” йортта ачарга планлаштыралар. Биш фәрештәле йорт, җирле халык аны нәкъ шулай атый, күп сер саклый. Әлегә кадәр аның кайсы елда төзелүе дә билгеле түгел.

Тик, архив документларына караганда, 1917 елда аны баланска алалар. Башта бу бинада французлар – тәрҗемәче булган гаилә башлыгы һәм аның хатыны гувернантка яшәгән дигән версия дә бар. Шуннан соң анда дипломат Кәрим Хәкимовны – Кремльнең Гарәп вәзирен урнаштыралар.

Оренбур үзәгендәге тарихи кварталның бер өлешен бизнесмен Юрий Гулинский 3,9 млн сумга сатып алган, шул исәптән шәһәрдә иң матурларның берсе дип саналган “биш фәрештәле” йортны. Милекче әлеге йортта кунакханә, хәләл һәм Көнчыгыш дипломатиясе мәктәбен төзергә планлаштыра.

Эшләрне башкарачак төзелеш компаниясе директоры Юрий Аносиков сүзләренә караганда, бинага авария хәлендәге махсус статус бирелгән һәм алар аны, шул исәптән йортның җимерелгән өлешеннән калган кирпеч хисабына, торгызырга планлаштыралар.

Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов – Совет дипломаты, Совет Россиясенең гарәп илләрендә беренче вәкаләтле вәкиле. Яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән шәхес. Быел аның тууына 130 ел тула. 1890 елның 28 ноябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе Дүсән авылында туган. 1908 елда ул Оренбур өлкәсе Татар Каргалысы мәдрәсәсендә укый. 1917 елгы Октябрь революциясен Хәкимов Оренбурда каршы ала. Аны Оренбур хәрби-революцион комитеты, аннары губерна башкарма комитеты әгъзасы, РКП(б) губкомы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1937 елда кулга алына, шпионажда һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә. 1938 елда Мәскәүдә атып үтерелә. Оренбурда аның исемен йөрткән урам да бар.

«Кызыл паша»ны репрессияләү һәм аннан соңгы җәзалау Согуд Гарәбстаны Корольлегенең әлегә кадәр хакимлек итүче династиясе вәкилләрендә тирән тәэсир калдыра. 1938 елдан Согуд Гарәбстаны короле, К.А. Хәкимовны кире чакыртып алып җәзалаганнан соң, Советлар Союзы белән барлык мөнәсәбәтләрне өзә һәм Советлар Союзында коммунистлар режимы төшкәнчегә кадәр яңадан торгызылмый.

Фәннур Гайсаров, Оренбур шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*