tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә яшәүче Фәннур Бузлаковның кулларыннан гөлләр тама
Оренбург өлкәсендә яшәүче Фәннур Бузлаковның кулларыннан гөлләр тама

Оренбург өлкәсендә яшәүче Фәннур Бузлаковның кулларыннан гөлләр тама

Роботтан алып роза чәчәгенә кадәр.Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысында алтын куллы һөнәрче яши. Фәннур Бузлаков – тимерче. Бу һөнәрне ул мөстәкыйль үзләштергән. Роза чәчәкләрен, эх дигәнче, тимердән коеп куя. Аның эшләре егетләр арасында бик популяр.

“Хәзер егетләр кызларга тимер чәчәк бүләк итә. Егетләр сөйгәннәрен бер көнлек бәйләм белән түгел, озак еллар сакланучы, сулмый торган розалар белән сөендерә.”- ди Фәннур. Аларны матурлап буяп та бирә.

“Ул вакытта йөргән кызым, хәзер инде хатыным Алинәгә дә мин үзем ясаган роза чәчәген бүләк иттем,”-  ди 28 яшьлек Фәннур Бузлаков. Гади экспонатлардан башланган эш – сәнгать дәрәҗәсенә җиткән.Тимер кисәгеннән роза чәчәген ясау вакыт белән осталык сорый. Мисал өчен, бер чәчәк 30 минутта әзер булырга мөмкин. Югыйсә,  шул ук роза чәчкәсенең дә күпме таҗы, күпме яфрагы бар бит!

Бүген ул сыннар ясау белән дә мавыга. Әйтик, беренчесе “Хищник» фильмыннан Робот булса, икенчесе Шүрәле булыр дип планлаштыра милләттәшебез. Роботның биеклеге 2 метрдан артык. Сын инде ярты ел эшләнә, әле төгәлләнмәгән.

Фәннур Бузлаковка заказ белән Оренбург өлкәсеннән генә түгел, Казаннан да киләләр икән. Шуңа да Тукай әсәренең герое – Шүрәле сыны, Татарстаннан тыш, өлкәнең иң зур татар авылында да булырга тиеш дип саный тимерче. Ул аны җәй айларында эшләргә планлаштыра.

Фирүзә Әбсәләмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*