tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада “Татар кызчыгы. Нәни энҗеләр” өлкәкүләм бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклыйлар
Пензада “Татар кызчыгы. Нәни энҗеләр” өлкәкүләм бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклыйлар

Пензада “Татар кызчыгы. Нәни энҗеләр” өлкәкүләм бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклыйлар

27 гыйнвар көнне Пензада “Татар кызчыгы. Нәни энҗеләр” бәйгесенең җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе хәбәр итә.

Өлкәкүләм конкурста 7-10 яшьлек кызлар ярышачак. Моңа кадәр алар районкүләм бәйгедә җиңү яулаган.

Район ярышларында кызлар музыкага, шигъриятькә, аш-суга осталыкларын күрсәткән. Жюри әгъзалары аларның пилмән ясау осталыгын тикшергән. Шулай ук катнашучылар хөкемдарларга татар халык ризыкларын тәкъдим иткән. Бу эштә аларга әниләре, әбиләре ярдәмгә килгән.

Бәйгенең максаты – татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү. Яшь буынга җиткерү максатыннан, тарих, ана телен, мәдәни һәм рухи мирасны өйрәнү, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*