tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада үз белемнәрен тикшереп карау максаты белән “Татарча диктант” яздылар

Пензада үз белемнәрен тикшереп карау максаты белән “Татарча диктант” яздылар

19нчы октябрь көнне «Татарча диктант» акциясенә кушылып, Пенза шәһәрендә татар милли-мәдәни мөхтәриятенең яңа бинасында үз белемнәрен тикшереп карау максаты белән татарча диктант яздылар. Мөхтәрият рәисе Җиһанша Туктаров килгән катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм уңышлар теләде.

Диктантны КФУ методисты, татар теле укытучысы Динә Янгуразова укыды. Пенза шәһәрендә әлеге акция өченче ел рәттән уздырыла һәм татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшереп караучылар саны елдан-ел арта гына бара. Быел исә катнашучылар арасында иң өлкән катнашучыга 67 яшь булса, ә иң яшь катнашучыга 20 яшь иде.

Чарада беренче тапкыр катнашкан Фәридә Васильева һәм Алия Абжаева үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар: “Без бүген татарча диктант яздык. Бик ошады. Татар теленә битараф булмаучыларның күп икәнен күреп бик сөендек. Тагын чакырырлар дип ышанып калабыз!”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*