tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда “Ягъфәров укулары” фестивале узачак
Пермь краенда “Ягъфәров укулары” фестивале узачак

Пермь краенда “Ягъфәров укулары” фестивале узачак

Пермь краенда галим-фольклорчы, журналист, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровны якташлары һәрвакыт хөрмәтләп искә ала. Ул гомере буе халык иҗатын өйрәнә, үз ачышлары белән шәкертләрендә туган телгә мәхәббәт уята. Тырыш хезмәте белән туган ягы Барда районының да данын еракларга танытты. Рәшит Ягъфәров балачактан ук шигырьләр яза, күңеле тулганда, бик матур итеп тальянын сыздырып җибәрә. Аны бүген якташлары шулай дип искә ала.

Якташларының исемен мәңгеләштереп, Пермь краенда быел 6 нчы тапкыр фестиваль оештыралар. Аңа әзерлек барышында  Р. Ягъфәровның әсәрләрен кулланырга кирәк.

Конкурс 4 номинация буенча уза:

  1. Фольклор
  2. Театр сәнгате
  3. Вокал
  4. Нәфис сүз (проза, шигырь, хикәя)

Фестивальдә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша ала.

Конкурс 2 этапта үткәрелә:

  • 1 этап – сайлап алу этабы  11-28 февралгә кадәр
  • сайлап алу турында җиңүчеләр 2 нче турда катнаша.
    Ул 15 мартта  Барда мәдәният һәм ял үзәгендә  оештырылачак.

Оештыручылар 1 нче мартка кадәр гаризалар көтә.

Адрес: Барда, Совет урамы, 14 нче йорт.
Почта аша да юлларга мөмкин:  [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*