tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Чурагуловка багышланган сәяхәт

Рамил Чурагуловка багышланган сәяхәт

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәхәттә катнашучы милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында кунак булып китте. Аларны БТК БК рәисе Ринат Закиров кабул итте. Очрашуда шулай ук Башкортстанда туып үскән, бүгенге көндә БТК БК  каршында эшләп килүче  “Дөнья” студиясе  баш мөхәррире Римзил Вәлиев дә катнашты.

Р.Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәтне  “Хәзинә-тур” ел саен оештырып килә. Быелгы сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 40 вәкил, аеруча шагыйрьнең туганнары, дуслары, авылдашлары, аның иҗатына мөкиббән булучы милләттәшәләребез катнашты.

Очрашу вакытында шагыйрьне узган туган көне белән тәбрикләп Р.З.Закиров махсус бүләк тапшырды. Альбина Гайфуллина  яңа җыры белән таныштырып китте. Әлеге җырга Казанда клип яздырып йөрүләре дә мәгълүм булды.

Шулай ук Рамил Чурагулов үзенең иң популяр саналган “Әйт, авылым” җырын башкарып китте.

Очрашуда катнашучылар мондый сәяхәтне оешыруы өчен “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*