tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка…
Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка…

Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка…

 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән «Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме бирелде

2017 елның 18 мартында Похвистнево районының Гали авылында тугызынчы тапкыр Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» фестивале уздырылды. Нишлисең бит, шулай язган булгач, быелгысы үзеннән башка гына үтте… 

Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Быел фестиваль бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена багышланган иде. Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә 15 яшьтән – 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнашты. Һәр катнашучы Сара Садыйкова иҗат иткән җырны башкарырга тиеш иде. Алар өч — 15 яшьтән 20 яшькә, 21 яшьтән 35 яшькәчә һәм 36 – 50 яшь­кә­чә төркемгә бүленеп чыгыш ясадылар.

Фестиваль, гадәттәгечә, Похвистнево районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиоканалы һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы ярдәме белән уздырылды. Быелгысының төп иганәчесе Гали авылы кызы Дания Әсхәт кызы Тулова-Хәсәншина булды. Күптән түгел генә ул Татарстан Республикасы Президенты указы белән иң югары бүләккә лаек булды — «Фидакарь хезмәте өчен» дип аталган медаль белән бүләкләнде.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика Идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, оешманың мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина һәм башкалар бар иде.

Бәйгедә катнашучыларга Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр  жюри әгъзалары сайлап алу мәшәкатен башкардылар.

Сайлап алу туры узганнан соң галилеләр гала-концертка җыелды.  Жюри әгъзалары, фестивальне алып баручылар Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәләхов тамашачыларны сәламләделәр.

– «Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында барыбыз өчен дә яхшы таныш булган Гали авылының легендар егете Расих Мөҗәхит улы Латыйпов торды. Аның идеясе белән оешкан иҗат фестивале тугыз ел дәвамында үсте, баеды, төрлеләнде. Быел да бәйгене зурлап уздыру — аның хыялы иде.  10нчы тапкыр үтәргә тиешле фестивальгә дә планнары зурдан иде. Нишлисең бит, рәхимсез үлем Расихне безнең арадан алып китте. Гали авылы гына түгел, бөтен татар дөньясы үзенең затлы улын, бөек шәхесен, милләтпәрвәр улын югалтты…

Расих Латыпов туган авылын, туган җирен, авылдашларын хөрмәтләде, гаиләсен, туганнарын, дусларын яратты. Ул халык дип, милләт дип, Гали авылы дип яшәде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасын оештыручыларның берсе, оешманың рәисе урынбасары, I Бөтенроссия авыл Сабантуен, Похвистнево районында «Туган тел» татар җәмгыятен оештыручы, гомумән олпат шәхес Расих Латыповны бер минут тынлык белән искә алыйк әле, — дип башлап җибәрде чараны күзләренә яшьләр тыгылган Гөлназ ханым.

 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән быелдан «Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме бирелде, — дип тә өстәде алып баручы бер минутлык тынлыктан соң.

Аннан соң сүзне мөхтәрәм кунаклар — өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов — алдылар.

– Расих Латыпов — үз авылының, районының, халкының патриоты булды. Аның исеме мәңге онытылмаячак…  «Халкым минем” бәйгесенең дәвамлы булачагына да ышанасы килә, – дип белдерделәр алар һәм мәрхүмнең туганнарына сабырлык, ә башкаручыларга иҗади уңышлар теләделәр.

Александр Иванович галиле Хәйдәр Гәрәевны өлкә губернаторның Почет грамотасы белән дә бүләкләде, быелгы чараның иганәчесе Дания Әсхәт кызы Туловага дип әзерләнгән “Куйбышев – запас башкала“ күкрәк билгесен шундый олы йөрәкле кыз үстергән әнисе Наҗибә апага бирде. Юрий Федорович Рябов үз чиратында чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Конгрессның мәгълүмат һәм аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Расих Латыйповка тапшырылырга тиешле «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан» дип аталган медальне аның хәләл җефетенә бирде.

Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаган башкаручыларның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Халкым минем”  бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар. 15 яшьтән 36 яшькәчә лауреатлар октябрьдә Казанда үтәчәк “Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына узды. Бу исә иң зур бүләк булгандыр, минемчә.

Беренче урыннарны Самардан Розалия Наил кызы Хәкимова, Фәрзәнә Фәрхәт кызы Мәхмүтова, “Җидегән чишмә” җыры белән Гали авылыннан Алия Минсәхи кызы Әхмитова,  “Йөрәк сере” җыры белән Камышлы авылыннан  Наил Хәкимов яуладылар.

Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында Гали авылыннан Наилә һәм Камилә Хәсәновалар, “Яшьлегем эзләре” җыры белән Яңа Ярмәк авылыннан Алисә Илдар кызы Хаматшина, Яңа Мансур авылыннан Зилә Шәрәфетдинова, Мәчәләй авылының вокал ансамбле (Рауза Хәйбрахман кызы Иваева, Асия Ильяс кызы Исмәгыйлева, Бибинур Зәки кызы Газизова, Разия Салихҗан кызы Канюкаева, Зөләйха Касыйм кызы Миясарова, Жанна Арслан кызы Әмирова).

Гала-концертта конкурстан тыш чыгыш ясаучылар да булды. Беренче булып сәхнәгә Камышлы районы һәвәскәрләре чыкты.  Югары дәрәҗәдә халык иҗаты үрнәкләрен күрсәткән “Ак каен” фольклор халык ансамбле бәйрәмне бик матур итеп ачып җибәрде. Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп,  Казан кунакларына бавырсак та тапшырды.
– Бүген үзебезнең Иске Ярмәк авылында да якташыбыз, шагыйрь, язучы Зыя Ярмәкинең 130 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрәчәкбез. Ул бик зур әзерлек таләп итә, шулай булуга карамастан без әлеге фестивальдә дә чыгыш ясамыйча булдыра алмадык. Чөнки шушы чараның чишмә башында торучы Расих әфәнде Латыйпов — олы ихтирамга лаеклы шәхес булды, — диде “Ак каен” фольклор халык ансамбле җитәкчесе Наил әфәнде Галимуллин да.

Йомгаклау концерты тамашачы алкышлавы астында барды. Залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдап, аяклары тыпырдап торды. Башкарылган җырлар да тел-теш тидерерлек түгел иде. Әйтергә кирәк, катнашучыларны сайлап алганда зур таләпчәнлек куелганы да сизелә. Чөнки барчасының да башкару сәләте югары, дияргә була. Барлык җырларны да халыкка һөнәрмәнд җырчылар биеклегендә җиткерделәр.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та репертуарыннан халык күңеленә бик ятышлы җырларын башкарды. Тамашачы аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

Рәхмәт сүзләре дә күп булды: авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ошбу яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар.

 Киләсе елга 10нчы тапкыр үтүче фестивальне Расих Латыйповның туган көнендә — 17 февральдә — зурлап уздырырбыз, дип планлаштырабыз. Расихның исемен мәңгеләштереп, аны Гали авылындагы берәр урамга да бирсәләр, татар дөньясы бик шат булыр иде,  – дип тәмамладылар тамашаны алып баручылар. Аларның бу тәкъдимнәрен зал тулы тамашачы алкышлавы белән хуплап алды. Менә шулай Расих Латыйповтан башка үткән быелгы фестивальгә нокта куелды…

Римма НУРЕТДИНОВА, «Самар татарлары» порталы редакторы.
Гали авылы, Похвистнево районы.
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*