tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Ринат Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Ринат Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Тукай, Шолохов, Платонов бүләкләре лауреаты һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәр иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының меделе тапшырылды. Мәскәү Язучылар берлеге Ринат Мөхәммәдиевне Александр Суворов медале белән бүләкләде.

Язучыны Татарстан, Башкортстан вәкиллекләре вәкилләре, Россия һәм Мәскәү Язучылар берлеге, Россия Композиторлар берлеге тәбрикләде. “Ак хыялар турында хыял”, “Сират күпере”, “Кенәри читлек кошы” һәм бик күп башка әсәрләре белән таныш язучыны тәбрикләргә Мәскәү татар җәмәгатьчелеге җыелды.

Мәскәүдә узган юбилей кичәсен танылган сәнгатькәр Илдар Шиһапов алып барды. Татар йорты залы шыгрым тулмаса да, юбилейга татар әдәбиятен яратучылар, татар теле өчен җан атучылар килде.

Кичә башланып китүгә Ринат Мөхәммәдиевне академик Роберт Нигъмәтуллин тәбрикләп, “Яшәсен татар әдәбияте! Яшәсен татар язучысы Ринат Мөхәммәдиев!” дип чыгыш ясады.

1990 еллар башында Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Табиев оештырган “Эшлекле шәхесләр – 16” клубы әгъзаләренең күпчелеге Ринат Мөхәммәдиевне котларга килгән иде. Чөнки ул Фикрәт Табиевның якын дусты, фикердәше булган. Юбилярны академик Илдар Үтәмешев, язучы Җәмил Мостафин, полковник Рәшид Бекбулатов та котлады.

Мәскәү татарлары Штабы лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, Ринат Мөхәммәдиев башкалада яшәүче милләттәшләрнең горурлыгы, маягы. “Ринат Сафа улы Мәскәү татарлары тормышында зур урын тота. Ул татар милләтенең әдәбиятен, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә”, – диде ул.
“Без аннан яңа романнар көтәбез. Аның әсәрләре милләт рухын, гамен көчәйтә. Хәзер инде ул аксакал язучы. Безнең Ринат Мөхәммәдиевка иң зур теләгебез – үзе кебек киң карашлы, талантлы яшь татар язучыларын тәрбияләсен иде”, – диде Рөстәм Ямалеев.

Кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Танылган җырчы Идрис Газиев чыгышын милләттәшләребез аеруча җылы кабул итте. Шулай ук “Илдан” бию ансамбле чыгышлары көчле алкышлар астында узды.

Ринат Мөхәммәдиев кунакларга рәхмәт әйтеп, Россиянең киләчәген татарсыз күз алдына китереп булмый, диде. “Барысы да татарның үзеннән тора. Бай тарихлы, мәгърифәтле татарның тулы канлы милләт булып яшәргә хакы юкмы? Тукай әйткәнчә, әлбәттә, бар!” – дип кичәне йомгаклады Ринат Мөхәммәдиев.

Александр Долгов, Мәскәү
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*