tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Әнкарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Әнкарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Әнкарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы башкаласына эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан вице-премьеры, бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Очрашу Әнкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте бинасында узды, ул Габдулла Тукай урамында урнашкан. Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ГабдуллаТукай бюстына чәчәкләр салды, бюст 2011 елның маенда ачылган иде.

Әнкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте рәисе Фуат Тиниш Рөстәм Миңнехановка туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу эше, иҗтимагый оешманың тарихы турында сөйләде, оешмага 1965 елда нигез салынган булган.

Җәмгыять активистлары Татарстан кунаклары өчен берничә татар җыры башкардылар һәм шигырьләр укыдылар.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда  Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу бәйрәм ителә. Ул бөек татар шагыйрен Төркиядә дә яхшы белүләрен билгеләп үтте, монда аның исемендәге урам, бульвар, парк, бар, аңа һәйкәл куелган. «Төркия җитәкчелеге безгә төрле мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтә», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Сез – безнең өчен үрнәк», – диде ул.

Очрашу барышында татар милли мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре өчен җәмгыятьнең берничә вәкиленә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.

Материал http://president.tatar.ru сайтыннан алынды

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*