tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов федераль Сабантуйда катнашты
Рөстәм Миңнеханов федераль Сабантуйда катнашты

Рөстәм Миңнеханов федераль Сабантуйда катнашты

Бүген, 15 июнь көнне,  ТР Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин озата йөрде.
Иртән Татарстан Президенты Томскта Ак Җәмигъ мәчеттә булды. Биредә Рөстәм Миңнехановка шәһәр һәм өлкәдә мөселманнар тормышы турында сөйләделәр, ул мәхәллә активистлары белән аралашты.
Өлкә администрациясендә Татарстан Президентының Томск өлкәсе губернаторы белән рәсми очрашуы узды, шуннан ике регион җитәкчесе федераль Сабантуйны бәйрәм итүгә киттеләр.
“Городской сад” паркында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин сәүдә лавкаларын карадылар, анда аларга чүлмәкче осталыгын күрсәтте, агачта уеп бизәк ясау остасы, чүкү остасының эшләнмәләрен карадылар.
Стадион трибуналарында хөрмәтле кунаклар берничә мең тамашачы белән бергә театраль тамаша, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән татар иҗтимагый милли-мәдәни оешмаларының делегацияләре парадын күзәттеләр. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать иттеләр.
«Бу бик матур гореф-гадәтләр бәйрәме, Томск халкына бу бәйрәмне кабул итү бик дөрес, безнең регионда 100дән артык милләт вәкилләре яши бит, – дип белдерде Томск өлкәсе губернаторы. – Башка халыклар мәдәнияты белән танышып, без бер-беребезне яхшырак аңлый башлыйбыз, тынычлыкны ныгытабыз».
Татарстан Президенты үз чиратында Томск өлкәсе җитәкчелегенә 14нче федераль Сабантуен үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы делегациясенә бәйрәмне оештыруда катнашулары өчен һәм Россиянең башка регионнары кунакларына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сабантуй – татар бәйрәм ул, әмма аны безнең илнең бөтен регионнарында бәйрәм итәләр. Ул бөтен Россиядә яраткан бәйрәмгә әйләнде», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләрен Томск өлкәсенең татар милли-мәдәни оешмалары активистларына тапшырды, шулай ук Томск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус бүләк итте.
Стадионда Сабантуйның байрагын тантаналы күтәрү булды, һәм бәйрәм ачык дип игълан ителде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Түбән Кама муниципаль районының ишек алдын карадылар. Биредә Томск губернаторы Сабантуйның гадәти уены – күзләрне бәйләгән килеш чүлмәк ватуда катнашты. С.Жвачкин кунаклар алкышларына чүлмәкне беренче бәрүдә үк ватты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*