tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Иркутск өлкәсе татарлары җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Иркутск өлкәсе губернаторы  Сергей Левченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Кереш сүзендә Сергей Левченко хәбәр иткәнчә, бүген өлкәдә рәсми рәвештә теркәлгән татар иҗтимагый оешмалары эшләп килә. Татар-башкорт мәдәни үзәге филиаллары өлкәнең күп шәһәрләрендә һәм районнарында актив эш алып бара.

Ул ассызыклаганча, Иркутск өлкәсе хөкүмәте татар җәмгыятенә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда финанс һәм оештыру ярдәме күрсәтә, шул исәптән «Губерна җәмәгатьчелеге собраниесе» конкурсы һәм милли үзенчәлекне һәм этникара мөнәсәбәтләрне камилләштерү проектлары конкурсы грантлары аша да. Быел Татар-башкорт мәдәни үзәге Чун районының Кулиш авылында «Хәтер» татар этнографик музеен булдыру проекты белән «Губерна собраниесе» конкурсында катнашачак. Байкал мөселманнары мөфтиятенә Алар районының татарлар күпләп яшәүче Шах авылында борынгы мәчетне ремонтлауга да грант ярдәме күрсәтелде.

Аннары актив вәкилләре җирле татарлар тормышы, үзләре оештыручы бәйрәмнәр һәм фестивальләр, башка проектлар турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Левченкога җирле татарларга телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Без сезнең белән очрашуыбызга бик шатбыз, – диде Татарстан Республикасы Президенты, татар җәмгыяте вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Безгә сезнең кебек актив кешеләр кирәк. Глобальләшү шартларында безнең милли үзенчәлегебезне сезнең кебек бөтен җанын биреп эшләүче кешеләрдән башка саклап калу катлаулы булачак».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан бөтендөнья татарларын берләштерү өчен берничә проектны гамәлгә ашыра: татар телен өйрәнү һәм виртуаль аралашу өчен инструментлар булдырыла. Аерым алганда, интернет челәтәре аша «Ана теле» татар телен дистанцион онлайн-өйрәнү программасы. Чит илләрдә татар телендә «ТНВ-Планета» спутник телеканалы эшли, «Без бергә» газетасы чыгарыла. Татар телендә «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталы эшли башлады.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында «Милли шура» төзү турында карар кабул ителде, аның рәисе итеп Татарстан Премьер­-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сайлап куелды.

Азакта Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татар җәмгыятенең актив вәкилләренә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калуга керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*