tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды
Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды

Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачты.

«Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Бөек Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз», — дип сәламләде Президент.

Яңа һәйкәлнең образы буларак, 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов сайланганын искәртте. «Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларда көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенче кешесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент барлык фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә озын гомер, сәламәтлек теләде. «Җиңүчеләргә карата тирән ихтирам уртак. Өлкәннәр өчен Җиңү көне изге бәйрәм, яшьләр күңелендә дә ул шулай кереп калыр дип ышанам. Сугыш уты бүтән безнең җирләргә беркайчан килмәсен, ә Җиңү байрагы гел шулай җилфердәп торсын!» — дип теләде.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов тантанада онлайн форматта катнашты, бәйрәм белән котлады. «Бүген без 75 еллыгын билгеләп узабыз. Бу тарихи датага бөтен кешелек әзерләнә. Без сугыш ветераннары шуның белән бәхетле, немец фашист гаскәрләрен тар-мар итә алдык», — диде. Үзенең 16 яшьтән немецларга каршы сугышканын әйтте.

«Бу совет халкы өчен кырыс еллар иде, ләкин тыл, безнең хатын-кызларны искә аласы килә, алар Җиңүгә зур өлеш кертте. Бу бөек бәхет озак елларга булсын!» — дигән теләктә калды.

Биредә «Гази Заһитов исемен онытмыйк» дигән сүзләр кертелгән, Җиңү көненә багышланган җырны Рөстәм Асаев башкарды. Тантанада Совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Рәсми затлар яңа 9,5 метр биеклектәге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Ахырдан күмәк рәвештә «День Победы» җыры башкарылды.

Тантанада, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

  • Икенче Бөтендөнья сугышында миллионлаган кешене гомере өзелә. Сугышка ТАССРдан 700 мең кеше китә, яртысы әйләнеп кайтмый.
  • Һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган.
  • Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*