tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсендә татар мәдәнияте эшлеклеләре Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачты
Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсендә татар мәдәнияте эшлеклеләре Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачты

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсендә татар мәдәнияте эшлеклеләре Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачты

16 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кылды. Төп максаты – Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашу.

Шуңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Краснооктябрьский районының Уразовка авылына барды, анда үзәк мәйданда Түбән Новгород өлкәсендә туган татар җырчылары Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев та катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татарның ике күренекле мәдәният эшлеклесенә һәйкәл ачу – бөтен ил күләмендәге мөһим вакыйга. Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев – татар халкының рухи мирасына, шулай ук Россиянең күп бизәкле мәдәниятенә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр, диде ул.

Татарстан Президенты өлкә губернаторына һәйкәлне төзүдә, шулай ук тулаем татар халкының традицияләрен саклауда һәм үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев үз чиратында искәрткәнчә, түбән новгородлылар һәрвакыт атаклы якташлары белән горурланып килделәр. Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка озак көтелгән һәйкәлне Сабантуй көнендә ачу безнең өчен шатлыклы вакыйга, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бу проектта актив катнашканнарга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Композиция аерым постаментларга урнаштырылган ике бюсттан тора. Территориядә шулай ук татар җырчылары турында мәгълүматы булган ике   стелла урнаштырылган. Бюстлар бронзадан коелган.

Проект инициаторлары – Түбән Новгород татарлары конгрессы, Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрьский районы администрациясе һәм  Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды. Һәйкәл Татарстан Республикасы Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы ярдәме белән төзелгән.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Шанцев 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына венок куйдылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

president.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*