tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Түбәтәй» ресторанында булды
Рөстәм Миңнеханов «Түбәтәй» ресторанында булды

Рөстәм Миңнеханов «Түбәтәй» ресторанында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тиз ашап китү буенча яңа «Түбәтәй» ресторанында (Кремль ур., 21) булды. Проект республика башкаласында яшәүчеләр һәм аның кунаклары арасында татар милли ашларын популярлаштыруны фаст-фуд-кафе форматында күз алдында тота.

«Түбәтәй» челтәренә нигез салучы Солтан Сафин Рөстәм Миңнехановны ресторан структурасы һәм ассортименты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, менюда, өчпочмак, өлеш, чәк-чәк кебек гадәти ризыкларны саклаган килеш, яңа төр ашлар да тәкъдим ителә: кыстыбургер, яшелтыбый, ананаслы татлыбый һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов заказ бирде. Татарстан Президенты яшелчәле яшелтыбый, гөбәдия һәм татарча үлән чәен сайлады.

Заказны әзерләгән арада Татарстан Республикасы Президенты кухнядагы эшне оештыру белән танышты. Солтан Сафин хәбәр иткәнчә, яңа ресторанда тиз ашап китү буенча иң яхшы чит илләр практикалары гамәлгә кертелгән.

Рөстәм Миңнеханов ресторан концепциясен уңай бәяләде, «Түбәтәй» продукция сыйфаты һәм тематик эчтәлеге буенча бу базарда тәкъдим ителгән мәгълүм брендлар белән конкуренциягә керергә сәләтле, дип белдерде ул.

«Мондый форматка Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә, шулай ук чит илләрдә дә ихтыяҗ булырга мөмкин. Бу – татар ашларын, безнең милли гореф-гадәтләребезне күрсәтү өчен әйбәт мөмкинлек. Уңышлар телим сезгә!» – диде азакта Рөстәм Миңнеханов.

Яңа татар ресторанын тәкъдир итүдә шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин, «Түбәтәй» челтәренең Сургуттагы, Самарадагы, Ульяновсктагы һәм Семипалатинсктагы (Казахстан) вәкилләре катнашты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*