tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Румыниядә «AKECH — 2020» мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән III Корылтай узачак
Румыниядә «AKECH — 2020» мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән III Корылтай узачак

Румыниядә «AKECH — 2020» мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән III Корылтай узачак

2020 елның 26-29 ноябрь көннәрендә Румыниянең Констанца шәһәрендә III мәдәни мирасны юкка чыгару куркынычы янаган мәсьәләләренә багышланган AKECH — 2020 (the Annual Kurultai of the Endangered Cultural Heritage) Корылтае оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә татар милләтеннән булган румын язучысы, тəрҗемəче Танер Мурат сөйләде.

«Конференция пленар утырыш, семинар, түгәрәк өстәлләрдән торачак. Без вазгыятьне истә тотып, әлеге конференцияне гамәлдән чыгармау яклы. Без аны онлайн да, җанлы форматта да уздырырга ниятлибез. Катнашучылар шәхси презентация яисә виртуаль презентация тәкъдим итә ала», — диде ул.

Танер Мурат «Карантин шартларында традицияләр: традицион экологик белемнәр» темасына төрле яклап мөнәсәбәте булган темаларны тыңларга әзер булуларын искәртте. «Конференция җир һәм әйләнә-тирә мохит традицияләренә һәм мәдәниятенә кагылышлы темаларга багышлануын әйтте.

«Без әйләнә-тирә мохит, климат, әдәбият, тел, антропология, психология, тарих, биология, кеше географиясе, кино белеме, сәнгать, информатика, политология, физика һәм башка өлкә тарафдарларын катнашырга чакырабыз. Пленар утырышлар инглиз телендә үткәрелсә, дискуссия форумнары инглиз, румын яки татар телләрендә (яки үзәк Азия телләрендә) үткәрелергә мөмкин», — ди галим.

Танер Мурат сүзләренчә, Корылтайда катнашыр өчен, өч төрле гариза җибәреп була: реферат (31 июльгә кадәр, күләме 500 сүздән артырга тиеш түгел), мәкалә (31 августка кадәр, күләме 300 сүзгә кадәр) һәм доклад (31 августка кадәр, 300 сүз). Чыгыш ясау өчен 15-20 минут һәм сорауларга 5-10 минут биреләчәк. Корылтайга чакырылган кешеләрнең исемлеге 2020 елның 1 сентябренә билгеле була.

Материалларны Корылтай сайтына яисә [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк. «Корылтай халыкара галимнәр, тикшеренүчеләр өчен мәдәният, тел, гореф-гадәт, истәлекләребезне югалудан курку, дөнья үзгәрешенә һәм киләчәккә йогынты ясау максатыннан оештырыла», — дип сөйләде Танер Мурат.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*