tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй – дуслык күпере
Сабантуй – дуслык күпере

Сабантуй – дуслык күпере

“Сабантуй–дуслык күпере” шигаре белән 20 июнь көнне Берлинда II Ауропа сабантуе узды.

Бәйрәмдә дөньяның һәм Ауропаның 22 илендә яшәүче милләттәшләребез катнашты. Оештыручылар тәкъдиме буенча, сабантуйда катнашучылар үз илләренең байракларын, символикаларын, сувенирларын китергәннәр һәм бәйрәм аланында матур бизәлгән кечкенә милли аланчыклар барлыкка килгән.

Бәйрәм аланының кадерле кунаклары – Берлинның Лихтенберг районы бургомистры Монтейро Биргит, Германиядәге Русия илчесенең киңәшчесе Олег Ксенофонтов, шулай ук Римма Ратникова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе.

Укучыларыбызга Берлинда узган II Ауропа сабантуеннан фоторепортаж.

Один комментарий

  1. Рөстәм

    “сабантуй” – урыс сүзе, күбесенчә “заварушка” сүзен алмаштыра. Татарчасы – “сабан туе”!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*