tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең филиалы эшли башлады
Сахалинда Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең филиалы эшли башлады

Сахалинда Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең филиалы эшли башлады

30 октябрьдә Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән Сахалинда яшәүче татарлар арасында телевизион күпер оештырылды. Турыдан – туры эфир Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгеннән алып барылды. Анда Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте эшчәнлеге хакында сөйләнелде. Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева очрашуны башлап җибәреп, киләсе елда үзенең 10 еллыгын билгеләүче Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте турында сөйләде. Ватсапта “Әлкием, якташлар” группасы эшләвен, Instagram аккаунтта Әлки якташлыгының рәсми бите булдырылуын. “Әлки муниципаль районының үсеше” фонды теркәлүен. Бүгенге көндә Әлки районында 69 авылны берләштерә торган 21 җирле үзидарә барлыгын. Ел дәвамында 70 тән артык чара уздырылуын. Киләчәктә дә планнар күп булуын, шулай ук Сахалинда Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең филиалы эшләсә, дигән нияттә торуын җиткерде. Ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда уртак проектлар булдырып, аралашып яшәргә, дигән уйлар белән яшибез, диде. Киләсе ел Татарстанда Туган тел һәм бердәмлек елы игълан ителүен әйтте.

Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларны барлап торучы, татар милли-мәдәни автономия рәисе Зәкия Валитова бу төбәккә татарларның килеп урнашу тарихын, бүгенге көндә Татарстан, дигән футбол командасы, шундый ук исемдә ансамбльләре барлыгын җиткерде.Телевизион күпер оештыручыларга рәхмәтен әйтте. Габдулла Тукайга һәйкәл куюдагы кыенлыклары турында сөйләде. Очрашуда катнашкан татарлар Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгенә бүләк ителәчәк экспонатларны күрсәтте, яшь буын вәкилләре теләкләрен җыр телендә дә җиткерде.

Очрашуда Әлки районында туып үскән шигъри җанлы,Татарстанның атказанган врачы Ирек Билалов фикерләрен шигырь юллары белән әйтте, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Калимуллин бүгенге телевизион күпернең әһәмиятенә тукталды, танылган җырчы Нияз Җәләлов бергә-бергә аралашып яшәргә кирәклеген җиткерде. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина бүгенге вәзгыяттә татар гаиләсенең урыны турында сөйләде. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә ике фоторәсем бүләк итте. Әлки районы Үзәк китапханәсенең Милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова 2021 ел Әлки районында юбилейлар елы. Шәхесләрнең исемнәрен, китапханәдә сакланучы басмалар турында сөйләде.

Америкадан гомер итүче танылган журналист Эльмир ага Мингалиевка сәламнәр юлланды.

Әлки районы үзәге саналган Базарлы Матакта Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее эшли. Анда куелган экспонатлар аша Әлкинең үткәнен һәм бүгенгесен кузаллап була. Анда Космик-Галәм залы бар. Бу хакта музейның фәнни хезмәткәре Рамилә Галиева тәфсилләп сөйләде.

Әлки районында Татар Төгәлбае дигән тарихи авыл барлыгы. Анда Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвалиев, балет остасы Рудольф Нуриевның әнисе Фәридә Әһлиулла кызы, Г.Тукай яшәгән йортларны фотога төшерүче, татарның беренче фотографы Кыйвам Зөлфәкаров туганлыгы. Сәүдәгәр Апанаевларның утарлары булганлыгы әйтелде. Әле яңа гына Татар Төгәлбае авылында шәхесләрнең дәвамчылары белән очрашу үзганлыгы сөйләнде.

Әлки районы талантларга бай. Барлык өлкәдә дә абруйлы шәхесләр эшли. Танылган җырчылар, язучыларны биргән төбәк. Быел Әлки районында туып үскән шигырь язучыларның китабы нәшир ителәчәк. Очрашу җырлар белән үрелеп барды. Әлки районында туып үскән, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, 205 халык җырын туплап, Бөтендөнья рекордлар китабына кергән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәит Сөнгатуллин халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Әлки районы белән бәйле экспонатлар сакланылуы хакында да җиткерелде. Очрашу ахырында Сахалинда яшәүче татарлар, шул исәптән Сахалин өлкәсендәге татар милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Зәкия Валитова барысын да ишеттек, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте күп эшләр башкара. Әлкигә кунакка кайтып, үз күзләре белән күрергә теләүләрен җиткерде. Әлкилеләрне Сахалинга кунакка, аеруча артистларны концертлар белән килергә чакырды. Киләчәктә уртак проектлар булдырып, аралашып яшәргә дигән фикергә киленде.

Очрашу Г.Тукайның “И туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе,

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*