tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты 50 еллык юбилеен бәйрәм итте
Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты 50 еллык юбилеен бәйрәм итте

Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты 50 еллык юбилеен бәйрәм итте

Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты 50 еллык юбилеен бәйрәм итте.

1968 елның ап-ак карлы кышкы бу көне иң матур хатирәләремнең берсе булып күңелемдә саклана. Миңа 12 яшь. Иске Ярмәктә яңа клуб ачылу хәбәре бөтен авылга гына түгел, бөтен районга да таралган. Ә бәлки өлкә җитәкчелегенең дә моңа катнашы булгандыр әле. Чөн­ки чеп-чи татар авылы Мә­дәният йортының яңа идән такталары ныклыгын тикшерергә Куйбышевның “Волжский народный хор” ансамблен җи­бәргәннәр иде.

Клуб тирәсе мыж килә. Авыл “байлары”ның “колаклы” Запорожецлары, чаналы атлары, иң матур бишмәтләрен кигән җәяүлеләр авыл үзәгенә таба агыла. Мәдәният йорты шыг­рым тулы булганлыктан, балаларны Мәдәният йортыннан куып чыгардылар һәм без, урамда салкын булуына карамастан, тәрәзәләргә сарылдык. Мәрхәмәтле абый һәм апалар, балалар да бу тамашаны күрсен дип, кара плүш чаршауларның читләрен ачып куйдылар. Ә сәхнәдә зыр килеп матур рус күлмәкләре кигән кызлар бөтерелә, посад яулыклары бәйләгән хатыннар җырлый. Аннан барысы да урамга чыгып, халык белән кушылып бии дә башладылар…

Эх, мондый тамашаны элек тә күргәнем булмады, киләчәктә дә күрмәм инде, дияр идем, ялгышам икән. Бул­ды, булды андый тамаша! 2012 елда Самараның опера һәм балет театры каршында “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленең гала-концерты алдыннан Куйбышев мәйданы татар җыры, татар биюеннән шулай ук гөрләп торган иде бит! Шул кичне опера һәм балет театры сәхнәсендә Иске Ярмәк авылының Мәдәният йортында оешкан һәм даны бөтен дөньяга таралып, күпсанлы бүләкләр яулаган “Ак каен” фольклор ансамбленә Гран-при бүләге дә бирелгән иде…

Әйе, Иске Ярмәк авылында иҗади җанлы халык яши. Яңа Мәдәният йорты сәхнәсендә күп еллар оста баянчыбыз Гамил Галиуллин хөкем сөрде, ә Гали Гәрәев ясаган тальян гармунда Әсгать Сәгыйровка тиңнәр булмады. Шушындый гармунчылар булган җирдә фольклор ансамбль оешмый нишләсен инде?! Ходай Тәгалә артист итеп яралткан Наил Галимуллинны “Ак каен” ансамбленең йөрәге дип атасам да, ялгыш булмастыр. Аның ару-талу белмәс энергиясе башкаларны да үз даирәсенә тартып кертә дә иҗат уты белән өтеп ала. Хатыны Оркыя да аңа тиң: икәү җырлап җибәрсәләр, тыңлаучының күңеле күкләргә күтәрелә, ә алар биегәндә сәхнә идәннәре сыгыла.

Ансамбльнең сүз остасы Әлфия Баһаутдиновага кара син! Сәхнә аның туган йортымыни! Сөйли башласа — авызыннан энҗе-мәрҗән сибелә, җырлап җибәрсә — моңы Иделдәй киң агыла. Роза Маслахова, Диния Сәгыйрова, Гөлчира Вагый­зо­валарның тыйнак һәм салмак хәрәкәтләрен, Мөхтәр Ба­һаут­диновның, мәрхүм Сө­ләйман Вагыйзовның, На­ил Га­лимуллинның һәм Ринат Сәгыйровның очкынлы бию­лә­рен онытып буламыни?! Алар вак­ка сиптергәндә йөрәкләр җил­кенә, аяклар тыпырдый, күз­ләрдә шаян очкыннар кабына…
– Менә инде Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты үзенең илленче туган көнен яңарып, яшәреп каршылады. Район җитәкчелеге тырышлыгы, авыл халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбленең казанышлары исәпкә алынып, өлкә хөкүмәте һәм район администрациясе аңа бик шәп ремонт ясарга мөмкинлек таптылар. Моның өчен район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, ул вакытта район җитәкчесенең со­циаль мәсьәләләр буенча урынбасары, ә бүген Яр­мәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдиновка, ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллинга һәм аларның ярдәмчеләренә рәх­мәт әйтәсем килә. Бүген менә чиста, җылы, бөтен җире дә көлеп торган җылы бинада утырасыз. Шушы сәхнәдә иҗат иткән, шушы йортны төзегән, төзекләндергән, җыеш­тырган кешеләргә дә рәхмәтләремне белдерәм.

Ләкин иң олы рәхмәтем — Иске Ярмәк халкына. Шушы йортка халык йөрмәсә, бө­тен чараларда катнашмаса, өч хезмәткәр белән генә бернәрсә дә эшләп булмас иде. Искеярмәклеләр шундый бердәм, уңган-булган һәм үтә дә талантлы халык булганлыктан, мәдәният йорты аларга бик кирәк иде. Сез аңа үзегезнең җан җылыгызны өрдегез, урам концерларын оештырып, ике­шәр көн буе концертлар куйдыгыз, гала-концертына иң талантлы авылдашларыгызны сай­лап чы­гардыгыз һәм шундый ук матур башка чаралар үткәреп тордыгыз.

Хәзер инде район ад­ми­нистрациясенең мәдәният бү­леге авыл мәдәният йорты­нда кинолар күрсәтүне дә планлаштыра. Бүгенге бәйрәмдә Иске Ярмәк Мәдәният йортына менә шушы экранны бүләк итәбез. Районыбызның экономисты, ә сезнең авылдашыгыз Руслан Сәлахов, проектор алып бирергә дә акча табар, дип ышанабыз, — дип район администрациясенең мәдәният бүлеге мөдире Резеда Төх­бәтшина мәдәният йортын гына түгел, бер төркем администраторларны һәм артистларны район администрациясе бүләкләре белән бүләкләде.

Шулай итеп, шушы мәдәният йорты җитәкчеләре булып эшләгән Наил Галимуллин һәм Гөлчәчәк Гатауллина, 30 ел буе халыкка кино күрсәткән Лена апа Гафиятуллина — Мактау грамоталары, Сәрия Сәгыйрова, Роза Маслахова, Кәрәм Ганиев, Әсгать Сәгыйров, Диния Сәгыйрова, Филат Сираҗев — Рәхмәт хатлары, ә сүз осталары Әлфия Баһаутдинова һәм Гөлүсә Бәдретдинова чәчәкләр белән бүләкләнделәр.

«Сагыз кайнату» композициясеннән бер күренеш.

“Ак каен” ансамбленең олылары да, сабыйлары да, буйга җиткән чибәр кызлары да вакка бии.

Гомумән, бу көнне беркем дә онытылмады: шушы Мә­дәният йортын төзүчеләрне, җыештыручыларны, китапханә­челәрне сәхнәгә күтәреп, авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, һәрберсенә рәхмәтләр әйтеп, күчтәнәчләр бирделәр.
Шушы йортта урын тапкан социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең күчтәнәче дә матур булды — сәхнә бизәү өчен үз куллары белән зур-зур чәчәкләр ясап алып килгәннәр иде. Ә авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре һәм авылның янгын сүндерү оешмасы сәх­нәне бәйрәмчә бизәүгә үз өлешләрен керткәннәр.
Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәр­ләренең җыр-биюләре, күрше авыл­ларның җирлек баш­лыклары, мәдәният хезмәт­кәрләренең кай­нар котлаулары да урынлы һәм бик җылы яңгырады.

Әлбәттә, дүрт сәгатьлек тамаша җыр-биюгә күмелеп барды. Җирле артистларга ярдәмгә Камышлы җырчысы Наил Хә­кимов, Балыклы Мә­дәният йорты хезмәткәрләре Ленар Абсаттаров һәм Рәшит Фәрдиев килеп, читтә яшәүче авылдашларыбыз — Баулыдан Бадыя Йосыпова, Казаннан баянчы Рамил Рәхимов чараны бизәүгә үз өлешләрен керттеләр. Шулай ук Иске Ярмәкнең яшь җырчысы Лилия Абдрахимова, спортчысы Илдар Сафин һәм аның дусты Сергей Жепанин, сәхнә ветераны Люция апа Ибраһимованың чыгышларын халык яратып карады. Ахырда, инде күптәнге традиция буенча, ярмәклеләр вакка бастылар. Сәхнәгә “Ак каен” ансамбленең олылары да, сабыйлары да, буйга җиткән чибәр кызлары да чыгып, Ярмәк вагына тыпырдаганда, сәхнә такталары сыгылды сыгылуын, әмма түзде, сынмады. Тагын илле елга җитәр әле, Алла боерса. Биючеләре генә табылсын!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*