tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча шәһәр олимпиадасы узды
Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча шәһәр олимпиадасы узды

Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча шәһәр олимпиадасы узды

Шәһәр мәгариф департаменты боерыгы нигезендә Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар һәм инглиз телләре буенча шәһәр олимпиадасы узды. Чарада татар теле укытылмаган шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты.

Балаларны һәм ата-аналарны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев һәм Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов сәламләп, бәйгедә уңышлар теләделәр.

Татар теленнән биремнәрне “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина әзерләде. Биремнәр тест форматында төзелгән һәм фразеологизмнарны табу, кроссвордлар чишү, татар язучылары исемнәрен күрсәтү кебек сораулардан торды.

Балаларның татар теленнән язма эшләрен СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Галия Тупасова һәм Рәмзия Зарипова тикшерделәр. Ә инглизчә сөйләм телләрен Самара дәүләт техник университетының инглиз теле укытучысы Ләйсән Ибәтова бәяләде.

Ниһаять, олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Татар теле буенча 1 нче урынны 149 санлы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Дания Хаметова, 2 нче урынны 45 санлы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Айдар Булатов (ул “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнә) яуладылар. Өченче урында – 152 санлы мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Алсу Йосыпова. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы бәйгедә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырды. Ә җиңүчеләр әле акчалата бүләк белән дә бүләкләнделәр.

Алия Арсланова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*