tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Туган телгә багышлаган чара узды
Санкт-Петербургта Туган телгә багышлаган чара узды

Санкт-Петербургта Туган телгә багышлаган чара узды

Санкт – Петербургның Габдулла Тукай исемендәге скверында ел да оештырыла торган Туган тел көне узды. Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланды. Мәдәни чара зур бәйрәмгә әйләнде. Ел саен әлеге скверда уза торган милли – мәдәни тантананы Татарстан Республикасының Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештыра. Чарада шәһәр һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли – мәдәни җәмгыятьләре актив катнаша.

Бу бәйрәм балачактан күңелдә сакланган Тукай әсәрләрен искә төшерә. Кемдер “Шүрәле”не, кемдер “Су анасы”н, берәүләр “Сарык белән Кәҗә”не искә төшерә, берәүләр “Маэмай”ны төз басарга өйрәтә. Әйтерсең, һәр татар гаиләсендә мәктәптән сакланган Тукай рухы яши. Туган тел бәйрәменә килгән һәркемнең Тукай белән бәйле истәлеге бар булып чыкты.

Бүген узган “Тукай укулары”нда Санкт – Петербург хакимияте вәкилләре, иҗади эшчәннәр һәм гомумән, туган телне, бөек әдип әсәрләрен яратып, мөкиббән китеп укучылар җыелган иде. Җыелучыларны Татарстан республикасының Санкт -Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров тәбрикләде. Төньяк башкала белән исемнәре бәйләнгән милли шәхесләребезгә арналган киләсе планнар белән дә таныштырды. Чыгыш ясаучылар Тукай иҗатының күпкырлы булуын, чынбарлыгында бөек халык әдибе булуын азсызыклады.

Шигъри бәйрәмдә Габдулла Тукайның әсәрләре татар һәм урыс телләрендә яңгырады. Аның иҗаты, беренче чиратта, бөтен төрки телле халыклар өчен мөһимлеге белән әһәмиятле, диелде.

Каты авыру булуына карамастан, Тукай 1912 елның язында Уфа – Петербург маршруты буйлап сәяхәткә чыга. Петербургка татар җәмәгатьчелеге чакыруы буенча апрельнең егермеләрендә килә. Казан урамындагы 5 нче санлы йортта яши. Россия башкаласында ул “Нур” гәзите мөхәррире Абдулла Баязитов, милли активистлар белән очраша.
Кыска гына гомерендә Тукай бик күп әсәрләр иҗат итә. Аның әсәрләре татар һәм дөньякүләм әдәбиятны баетты. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов һәм башка киң танылган урыс язучылары әсәрләрен тәрҗемә итеп милләткә ирештерде.

Тукай укулары, шулай ук, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә дә узды. Чараны Тоснодагы “Изге юл” татар җәмгыяте оештырды. Бәйрәм тантаналары халкыбыз гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын бергә башкару һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Зәрия Хәсәнова,
Санкт- Петербург татар журналистлары клубы рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*