tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер иле”нә – 20 ел
“Себер иле”нә  – 20 ел

“Себер иле”нә – 20 ел

Нәкъ егерме ел элек февраль аенда  Тубыл шәһәрендә һәм районыбызда яшәүче милләттәшләребез саф татар телендә чыккан беренче “Себер иле” тапшыруыбызны караган иделәр.  Тубыллылар хәтерлиләрдер, беренче тапшыруыбыз “Себер авазы” дип аталган иде. Себердә яшәүче милләттәшләребезгә “Себер иле” якын һәм аңлаешлырак булыр дип, тапшыруның исемен үзгәрттек.

Бу тапшыруларны оештыруда бөтен көчен, тырышлыгын биргән, мәдәният үзәгенең концепциясенә керткән, безнең арабыздан мәңгелеккә киткән  Сәфиулла Фәйзулла улы Ильясовны, кулга кул тотынып эшләгән шәһәр хакимияте  мәдәният комитеты рәисе Юрий Константинович Контсантиновны искә алыйк.  Егерме ел дәверендә, без  күп мәртәбә тамашачыларыбыз белән  очраштык, районыбызның татар авылларында булдык. Татар халкының гореф гадәтләрен, йолаларын сезнең  игътибарыгызга  тәкъдим иттек. Безнең тапшыруларыбызның геройлары Бөек ватан сугышы ветераннары, сугыш чорында туып үскән якташларыбыз, күренекле шәхесләр булды.

“Себер иле ”Россия, Төмән өлкәсе, шәһәр күләмендә, Татарстан Республикасында узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган, әдәби татар телендә чыгып килгән, үзенең тарихын булдырган тапшырулар. Бүген – бу тапшыруларны эфирга әзерләүчеләр, төшерүчеләр, һәм  тамашачыларыбыз шатлыклы бәйрәм мизгелләренең шахитлары булдылар.

Аларны  ТРК “Тубыл вакыты” редакциясендә шәһәр главасы Владимир Мазур, шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова, ТРК “Тубыл вакыты” ның баш редакторы Олег Морозов котладылар, тапшыруларны монтажлаучы Светлана Горховага, оператор Рөстәм Рузеевка, сценарийләрен язучы, автор Римма  Умитбаевага  Рәхмәт хатларын  тапшырдылар.

Олег Морозов кунаклар игътибарына «Себер иле»нең 10 еллык юбилеена багышланган тапшыруны тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы: “Тапшыру  рус теленә тәрҗемә ителмәсә дә, бөтен нәрсә аңлашыла,”- диде. Ул күп еллар “Себер иле”н алып баручыларга рәхмәт әйтте.

“Сез, себер татарларының тарихи мирасын саклаучылар, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен күрсәтүчеләр. Бүгенге мәдәни тормышыбызны объектив күрсәтәсез. Сезнең тырыш хезмәтегез аркылы  Тубыл шәһәре дөньякүләм танылды”, -диде.

“Себер иле ”н әдәби татар телендә алып баруны дәвам итәргә кирәклеген дә, әйтеп узды ул. Экраннан 10 еллык юбилейга багышланган, шәһәр драма театрына килгән, тамашачылар залында урын җитмәү сәбәпле басып караучылар,  ул елларны шәһәр башлыгы булган Евгений Куйвашевның, Бөтендөнья Татар конгрессыннан  Гөлназ Шәйхиеваның, өлкә газетабыз “Яңарыш”ның редакторы Алсу Сәгыйтованың, коллегабыз Рәүфә Кангазинаның һәм бик күп кунакларның котлаулары яңгырады.

Бәйрәм мизгелләрендә, күп еллар  зәңгәр экраннардан әдәби татар телендә алып барган  Лариса Биктимировага, Диана Сәитовага,  Лениза Дәүләтшинага, Әлфия Тимкановага, Лилия Маметгалиевага, Хуҗайлан мәктәбен тәмамлаучы  Элмира Зәнкиевага, соңгы тапшыруларны чыгарган Алена Ореховага  җылы теләкләребезне юлладык.

Беренче редактор Мәдинә Рәхим кызы Уразметова, танылган журналист Тимур Хәкимов, оператор Сергей Силин белән язучы Якуб Камали улы Зәнкиевның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган тапшыру белән  “Себер иле”нең иҗади гомер юлы башланган иде.  Якуб абыйның саф һәм изге теләкләре кабуллардан булып, безнең, тамашачыларыбыз белән тыгыз элемтәдә хезмәт итүебезгә 20 ел булды. Бүген дә, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү, популярлаштыру актуаль тема булып тора. Февраль аеның юбилейлы тапшыруыбызны да язучы, Габдулла Тукай бүләге иясе Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышладык.

Күп еллар дәверендә автор кадр артында  текстны  әдәби татар телендә укыды, тапшыруда катнашучыларыбыз туган телләре-себер татар телендә сөйләделәр. Бу концепцияне саклап, тапшыруларны яңа үрләргә алып барырдай иҗат кешесе табылсын дигән теләк белән

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*