tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Сургутта “Ак калфак”лылар атна дәвамында тегеп-чигеп, татар китаплары укып кына утырмыйлар, бассейнга, спорт үзәкләренә йөреп, сәләмәтлекләрен дә ныгытырга вакыт табалар.

Тәүге елның гыйнвар аенда “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенә йөрүче пенсия яшендәгеләр өчен, аларның сәләмәтлеген ныгытуны кайгыртып бассейнда йөзү, скандинавия таяклары белән йөрү һәм адаптив спорт үзәгендә фитнес, физик күнегүләр һәм башка төр спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре булдырылды.

Бу мөмкинлекләр алар өчен бушлай. Кызларыбыз бу хәбәрне бик шатланып кабул итте. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бергәләп җыелып спорт белән дә актив шөгыльләнергә теләк белдерделәр. Шәһәр хакимияте спорт бүлегенә, бергәләп җыелып аралашырга мөмкинлекләр тудырган татар милли-мәдәни мохтариятенә безнең апалар бик рәхмәтле. Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Гөлчәчәк Фәтхулова

Сургут шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*