tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка: «Сез – Татарстан капитаны»
Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка: «Сез – Татарстан капитаны»

Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка: «Сез – Татарстан капитаны»

Татарстанның 2030 елга үсеш стратегиясе (Стратегия-2030) республикада яшәүчеләрнең белемен үстерү, тормышын яхшырту һәм сәламәтлеген ныгыту бурычларын үз эченә ала. Бу хакта Татарстан Президентлыгына кандидат Рөстәм Миңнеханов Казанның “Сәйдәш” Мәдәният йортында үзенең ышанычлы затлары белән узган очрашуда сөйләп үтте.

“Планнар турында сөйләүнең мәгънәсе юк. Стратегия-2030 буенча безнең бурыч аңлашыла. Икътисад үсеше хисабына без республикабызны үстерәчәкбез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрәчәкбез. Иң төп бурыч – сыйфатлы белем бирү, гражданнарыбызның сәламәтлеге, киләчәк перспективасы. Бу мәсьәләләр бик мөһим”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан шәһәр-авылларының инфраструктурасын, социаль-мәдәни өлкәсен, транспорт челтәрен, сәнәгать предприятиеләре проектларын үстерү буенча ниләр эшләргә кирәклеген билгеләү өчен, бик күп сәфәрләр планлаштырган.

– Республика соңгы елларда Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора. Шуңа да карамастан, кыенлыклар да бар әле. Без Татарстанда яшәүчеләрнең тормышын алга таба да яхшыртуга, икътисади мөмкинлекләрен киңәйтүгә мандат алырга тиешбез. Без алга таба барачакбыз, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен бөтен шартларны булдырырга кушты.

– Яшьләргә уңайлы булырга, аларның моннан китәргә теләге булмаска тиеш. Укырга китсәләр дә, аннан кире кайтсыннар. Хәер, мин беркайчан да: «китмәгез», — дип әйтмим. Әмма безнең бурыч — аннары алар әйләнеп кайтырлык итү», – диде ул.

Хәзер Татарстанда спорт һәм күңел ачу-ял итү объектларына зур игътибар бирелә. Быел дүрт футбол манежы төзеләчәк — икесе Казанда, берәр — Чаллы һәм Түбән Камада. Моннан тыш, Миллениум күпере астында экстрим-парк ачылачак. Бөтен республика буенча күп санлы парклар һәм скверлар төзекләндерелә.

– Безнең планнарыбыз зур — спорт-техник үзәге булдыру. Без бит инженер һәм индустриаль республика. Яшьләргә техник спорт төрләре, түгәрәкләрдә самолетлар һәм автомобиль модельләре белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки мондый күнекмәләрне югары уку йортында алу кыен, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президентлыкка кандидатның ышанычлы затлары сайлау алды программасы буенча фикер алышу һәм тәкъдимнәр җыю өчен Татарстанда яшәүчеләр белән очрашуларны башлап та җибәргән инде. Очрашуда кандидатка ярдәм итү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Юрий Камалтынов шулай дип белдерде. Бүген алар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе таныклыкларын алды.

– Республикада яшәүче һәрбер кешегә “Татарстан Президентының 100 проекты һәм программасы” турында тулы мәгълүматлар җиткерүгә ирешәчәгебезгә ышанам, – диде ул.

Юрий Камалтынов шулай ук тормышны яхшырту буенча дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм өчен халыкның Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуын искәртте. “Республика Сезнең җитәкчелек итү чорында нык күркәмләнде, илдә алдынгы төбәкләр сафына керде. Бездә рәхәтләнеп яшәү һәм эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Сезнең тырышлык белән республикада бик күп эшләнде, шул исәптән узган ел азагында әлеге искиткеч матур “Сәйдәш” мәдәният үзәге капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылды. Татарстан халкы коронавирус пандемиясе чорында, табибларга, мәктәп укучыларына, өлкәннәргә, гомумән, кайгыртуга мохтаҗ барча кешегә ярдәм ителгәндә, Сезнең эшлекле сыйфатларыгызны һәм кешелеклелегезне бик ачык күрде”, – дип билгеләп үтте иҗтимагый штаб җитәкчесе. Ул шулай ук Татарстанда Рөстәм Миңнеханов башлангычында “Ярдәм янәшә!” акциясе уздырылуын искә төшерде.

Президентның ышанычлы затлары исемлегенә 23 кеше керә. Алар арасында танылган табиб Ринат Акчурин, “Зенит” волейбол командасының баш тренеры Владимир Алекно, республика инфекция клиник хатаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, хоккейчы Данис Зарипов, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы герое Борис Кузнецов, композитор Эльмир Низамов, Татарстаның дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, җырчы Салават Фәтхетдинов һәм башкалар бар.

– Узган ел “Ак барс”та “Капитан Татарстан” дип аталган герой барлыкка килде. Әмма мин ул рольне бозда гына башкардым. Ә тормышта Татарстан капитаны сез ул. Республиканың сезнең җитәкчелектә ничек үскәнен барысы да күреп тора. Татарстанда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү өчен иң яхшы шартлар булдырылган, – диде Данис Зарипов һәм Рөстәм Миңнехановка үз кәшәкәсен бүләк итте.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*