tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт телләрен тиешенчә укытмау аларның дәүләт теле буларак көчен какшатачак – Р.Вәлиев
Дәүләт телләрен тиешенчә укытмау аларның дәүләт теле буларак көчен какшатачак – Р.Вәлиев

Дәүләт телләрен тиешенчә укытмау аларның дәүләт теле буларак көчен какшатачак – Р.Вәлиев

РФ республикаларының дәүләт телләрен тулы күләмдә укытуны гамәлдән чыгару бу телләрнең дәүләт телләре буларак көчен какшатачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген сессия утырышында шулай дип белдерде.

“Россия Федерациясендә Мәгариф турындагы” законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты буенча фикер алышуны депутат бүген, өстәмә сорау итеп, сессия утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим иткән иде.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Россия Федерациясендә мәгариф турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 438863-7 номерлы федераль закон проекты килеп иреште. Узган утырышта бу федераль закон проекты турында тәфсилләп фикер алышканнан соң, Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Викторович Володин исеменә Татарстан Дәүләт Советы мөрәҗәгатен кабул иткән идек инде. Әлеге мөрәҗәгать Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясендәге республикаларга юлланды. Инде менә хәзер әлеге федераль закон проекты Дәүләт Думасы Советында каралып, гадәттәгечә, бәяләмәләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләр әзерләү өчен, барча субъектларга җибәрелде. Сентябрьдә закон проектын беренче укылышта карарга җыеналар. Закон проектына карата безнең тискәре мөнәсәбәт инде мөрәҗәгатебездә белдерелсә дә, ул вакытта документ безгә әле рәсми юлланмаган иде. Шуңа күрә безгә бүген, Татарстан парламентының фикере исәпкә алынсын өчен, инде хәзер рәсми рәвештә килеп ирешкән закон проектына карата, “хупламыйбыз” дигән карар кабул итү бик мөһим”, – дип ассызыклый Разил Вәлиев.

Ул закон проектының Россия халыкларының туган телләрен, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен ата-аналар теләге белән бөтенләй укытмауны яки уку программасының мәҗбүри булмаган яки факультатив өлешенә генә күчерүне күздә тотуын искәртте. “Сез барыгыз да аңлыйсыз, республикаларның дәүләт телләренә һәм туган телләргә куркыныч яный. Бу закон проекты РФ Конституциясе таләпләренә, федераль закон нормаларына җавап бирми. РФ Конституциясе һәркемнең туган теленнән файдалану, аралашу, уку һәм иҗат итү өчен телне ирекле сайлый алу хокукын тәэмин итә (26нчы маддә, 2 нче бүлек). Россия Федерациясе барлык халыкларга туган телләрен саклап калу, аны өйрәнү өчен шартлар тудыруга хокукны гарантияли (68нче маддә, 3 нче бүлек). Туган телләрне тиешенчә укымый, өйрәнми торып, туган телләрне саклап калу, үстерү өчен шартлар тудыру гарантияләре үтәлмәячәк. Туган телләрне өйрәнүне уку планының вариатив өлешенә күчерү ата-аналар арасында һәм ата-аналарның мәктәп белән конфликтларына китерүе ихтимал. Бер елны туган телне өйрәнүне сайлаячаклар, икенче елга баш тартачаклар – бернинди системалы өйрәнү булмаячак. туган телне уку планының мәҗбүри өлешеннән чыгару педагогик составның, фәнни мәктәпнең югалуына китерәчәк”, – дип билгеләп узды Разил Вәлиев.

Республикаларның дәүләт телләренә килгәндә, депутат әйтүенчә, аларның рәсми өлкәләрдә кулланышын тәэмин итә торган чараларның берсе – аның төп гомуми белем алганда өйрәнелүе. РФ республикаларының дәүләт телләрен тулы күләмдә өйрәнүне гамәлдән чыгару – бу телләрнең дәүләт телләре сыйфатында гамәлдә булуын какшатачак, ди ул.

“Без бу федераль закон проекты кабул ителергә тиеш түгел дип саныйбыз. Башка республикалар да безне яклар,  дип өметләнәбез. Дәүләт Думасындагы депутатларга да өметләнәбез, хәзер һәр тавыш әһәмиятле. Без тавышларыбызны ишетерләр, дип ышанабыз. Без күп милләтле илебезнең дуслыкта һәм татулыкта яшәве, барыбызның да төрле, әмма бердәм булуыбыз белән горурланабыз. Әгәр Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килгән шушы закон проекты кабул ителә икән, якын киләчәктә күп милләтлелегебезне, күп теллелегебезне, мәдәни күптөрлелегебезне һәм рухи байлыгыбызны югалту куркынычы бар”, – ди Вәлиев.

Ул бүген бу мәсьәләнең комитет утырышында каралганын искәртте. Дәүләт Советының Хокук идарәсе һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу закон проектын хупламавын әйтеп узды.

Гөлнар Гарифуллина

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*