tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең республикада бер милләт вәкиле дә икенчесеннән өстен куелмый”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең республикада бер милләт вәкиле дә икенчесеннән өстен куелмый”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең республикада бер милләт вәкиле дә икенчесеннән өстен куелмый”

27-29 октябрь көннәрендә Казанда “Россия төбәкләрендә милли-мәдәни автономиянең этникара мөнәсәбтләрне гармонизацияләүдә роле һәм урыны” темасына конференция уздырыла.

Чараның максаты − Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру. Анда күп милләтле Россия халыкларының рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләдерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм тоткан урыны, аларның хакимият белән мөнәсәбәтләре, эчке төзелеш структурасы һәм оештыру проблемалары, РФ да сибелеп яшәүче татарлар арасында татар телен һәм мәдәниятен саклап калу проблемалары, элеккеге Советлар Союзы киңлегендә Россия халыкларының мәдәниятен саклауның аналогик формалары кебек темалар карала.

28 октябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында пленар утырыш узды. Анда, шулай ук, РТ Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФның Региональ үсеш министрлыгында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры булып эшләгән Александр Журавский, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы, Татар федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, федераль милли-мәдәни автономияләрнең, халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре, дәүләт органнары вәкилләре һ.б. катнашты.

Утырышны Илдар Гыйльметдинов ачып җибәрде һәм РФ мәдәният министры Владимир Мединскийдан килгән конференциядә катнашучыларны сәламләү телеграммасын укыды.

Фәрит Мөхәммәтшин РТ Президенты, ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләде һәм әлеге конференциянең катнашучылар өчен кирәкле булачагына инануын белдерде. “Без моннан ике ел элек җыелган идек һәм менә бүгенге конференциягә дә 30 лап төбәктән килделәр, – диде ул. – Конференциягә килүчеләр дә милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүдә һәм булган проблемаларны чишүдә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Федераль автономиянең милли сәясәтне җайга салуда роле бик зур. Татарстан үзенең халкының үсеше, республика үсеше өчен күп эшләр башкара. Икътисадта хәзер кыенлыклар бар һәм ул Украинадагы вакыйгаларга бәйле. Нефть бәясе төшү дә безнең өчен кулай түгел…” – дип билгеләп үтте.

Ул, шулай ук, республикада 14 сентябрьдә булып узган ТР Дәүләт Советына сайлаулар хакында да әйтеп узды һәм сайлауларга кешеләрнең күп килүен, “Бердәм Россия” партиясенең иң күп тавыш җыйганлыгын, депутатларның халык ышанычын акларга тырышачагын да искәртте.

Чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин милләтара мөнәсәбәтләрнең федераль дәрәҗәдә каралуын һәм аның бик мөһим, катлаулы, белгечләр таләп итә торган мәсьәлә булуын ассызыклады. “Милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны югары булырга тиеш. Безнең Татарстанда Ассамблея күптән барлыкка килде һәм бу институт милләтләрнең бер-берсенә гореф-гадәтләрен, мәдәниятен җиткерүдә роле искиткеч зур. Төрле милләтләр бәйрәмнәрен үткәрүгә тоткан финанслар өчен күпләр безне тәнкыйтьли, әмма бу бәйрәмнәр безне, халыкны берләштерә, туганлык җепләрен сакларга ярдәм итә”,- диде ул.

Татарстанда һәр милләт вәкиле үз телендә тартынмыйча, оялмыйча сөйләшүен, милләтара мөнәсәбәтләрнең ныклы булуын, милләтләр бер-берсенә хөрмәт белән каравын да әйтеп үтте. “Безнең республикада халыкның 53 проценттан артыгы − татар, 39 проценты – рус милләте вәкилләре. Без бер генә милләтне дә икенчесеннән өстен куймыйбыз һәм һәр милләт вәкилен Татарстан кешесе дип саныйбыз”, – диде ул чыгышында.

Александр Журавский да сүз алып, Россиягә карата булган санкцияләр хакында һәм бу дәүләтләр арасында булган мөнәсәбәтне түгел, ә кешеләр арасында булган мөнәсәбәтне күрсәтүен билгеләп үтте. “Милләтара мөнәсәбәтләр белән хәзер Мәдәният министрлыгы шөгыльләнәчәк. Милли-мәдәни автономияләрнең этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә роле бик зур. Халыклар дуслыгы йортларын булдыру да кирәк һәм Россия халыклары Ассамблеясы эшчәнлеген дә активлаштыру мөһим”, – диде ул.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: “Татарстан − күп милләтле республика. Безнең максат исә анда яшәүче халыкларның телен һәм мәдәниятен саклау, эмиграцияләнгән халыклар арасында милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү”, – диде һәм Татарстанда төрле милләтләрнең бәйрәмнәрен уздыру мөһимлеге хакында ассызыклады.

“Татар-информ” МА язмасы буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*