tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты

Минтимер Шәймиев 2020 елның 13 сентябрендә булачак Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты. «Видеомөрәҗәгать «Татар-информ» агентлыгының Ютуб каналында урнаштырылган.

– Миннән еш кына: «Үз дәвамчыгыз Рөстәм Миңнеханов эшеннән канәгатьме? — дип сорыйлар. Җавап бирәм: мин канәгать. Барысы да тәртиптә булачагына шигем юк иде. Иң мөһиме — нинди милләт, нинди дин вәкиле булуына карамасатан, кешеләр аңа ышаналар һәм үзләренең тормыш итүләрен нигездә Татарстан белән бәйлиләр. Бу, мөгаен, республика президенты эшчәнлегенең иң дөрес күрсәткече,- ди
Татарстанның беренче Президенты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*