tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарчага өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады
Татарчага өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады

Татарчага өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында чыгыш ясаган ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин “Ана теле” проекты тулы көченә эшли башлады дип белдерде.

Билгеле булганча, әлеге проект Татарстан Президенты күзәтүе астында республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «EF Education First» белән бергәлектә башкарыла.

“Ана теле” онлайн-мәктәбе 9 дәрәҗә-бүлек рәвешендә төзелгән. Аларга барлыгы 299 видео, 10950 аудио һәм 6795 рәсем файллары тупланган. Һәр бүлектә яңа тема карала. Һәр дәрәҗәне берничә кат үтеп була, алга китеп яңадан әйләнеп кайтып, кабатлау мөмкинлеге дә бар. Тәвәкәлләп, алган белем дәрәҗәсен тест ярдәмендә тикшереп тә була. Күнегүләр авазларны дөрес әйтү, уку-язуга, грамматика кагыйдәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән. Проектның соңгы вакытта гына сафка баскан яңалыгы – укытучылар белән онлайн дәресләр. 11 декабрьдән кичке 4 тән 8 гә кадәр (Мәскәү вакыты) барган дәресләрдә 6 укучы катнаша, һәм мондый аралашу бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Бу онлайн сабакларны Казан федераль университетының Филология институты мөгаллимнәре бирә.  Программаны үтәп, тестны уңышлы тапшырганнан соң тиешле сертификат бирелә.

Сертификат дигәннән, комитет рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, алга таба әлеге сертификатларны файдалану турында законнар барлыкка килүе мөмкин. Алар дәүләт һәм мниципаль хезмәткәрләрнең ике дәүләт телен камил белүгә куәтләүче чараларны күз алдында тотачак.

“Ана теле” онлайн мәктәбендә укыту өчен укучылардан акча алынмый, аның чыгымнарын Татарстан күтәрә. Бүгенге көндә онлайн мәктәптә 10243 (10255 дигән сан да күренде) кеше татар теле өйрәнә. Шуларның 10 меңгә якыны Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, 275 – чит илләрдән торып өйрәнәләр. Чит илләр исемлегендә кырыклап ил бар. Мине иң гаҗәпләндергәне Афганистан булды.

Утырышка”Ана теле” онлайн-мәктәбендә инде иң югары 9 дәрәҗәдә укыган Казанның 39 санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Адиева да катнашты. Ул үзе белән татарчалап таныштырды.  Людмила ханым кайбер вак техник җитешсезлекләрне санамаганда (алар да проект өстендә эш алып барылган вакытта күзәтелгән) онлайн мәктәбенә үзе лингвист буларак та, югары бәя бирде. Соңгы дәрәҗә-бүлекләрдә Татарстан һәм аның тарихына багышланган видеосюжетларны аеруча мактап телгә алды, бөтен курс буйлап мондый сюжетларны күбрәк кертергә иде дип проект хуҗаларына теләген дә белдерде. Людмила Адиеваның бу сүзләрен комитет рәисе Рәзил Вәлиев тә хуплады.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров “Ана теле” онлайн-мәктәбендә дистанцион укыту мөмкинлеге салынганын искә төшереп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка күбрәк мөрәҗәгать итеп, чит төбәкләрдәге татар оешмаларында татар телен укыту үзәкләрен ачу тәкъдиме белән чыкты.

Әлфия Миңнуллина

2 Комментарии

  1. Әнвәр Киев

    Нишләп “Ана теле» онлайн-мәктәбендә” дигән сылтама эшләми. Материаллар белщн кайда танышырга мцмкин?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*