tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия ТИҮ рәисе итеп Илсур Миңнемуллин сайланды
Удмуртия ТИҮ рәисе итеп Илсур Миңнемуллин сайланды

Удмуртия ТИҮ рәисе итеп Илсур Миңнемуллин сайланды

Ижауда узган Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең унынчы корылтаенда республиканың татарлар күмәк яшәгән районнарыннан килгән 156 вәкил ТИҮнең яңа рәисе итеп Илсур Миңнемуллинны сайлады.

Корылтай 26 мартта үз эшен Ижау үзәгендә төзелеп килүче мәчетнең имамы Ильсур хәзрәт Закировның фатиха бирүеннән башлады. Катнашучылар Удмуртия татар иҗтимагый үзәген соңны 13 елда җитәкләп килгән, бу елның гыйнвар аенда вафат булган Фнүн Мирзаяновны бер минут тынлык белән искә алды.

Удмуртия ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгут Гаратуев милләттәшләребезне ТИҮнең 25 еллыгы белән тәбрик итте. ТИҮнең беренче корылтае 1991 елның 23 мартында булып узган. Бу елларда республикада яшәүче татарларның үзаңын үстерү өчен дә, телне саклап калу өлкәсендә дә бихисап эшләр башкарылуын, татар милли хәрәкәтенең башка халыклар өчен үрнәк булуын әйтте ул.

“Бүгенге корылтай безең өчен сынау да, киләчәгебезне кайгырту да. Бу инде нинди җитәкче сайлавыбыздан тора. Ул алга таба безне ияртә алырмы? Милләт өчен файдалы эшләрдә башлап йөрүче булырмы? Кандидатлар арасында эшләрен һәм кирәк чакта ярдәм кулы сузып үзен күрсәткән кешеләр бар. Шундый кешегә тавыш бирсәк иде”, диде Удмуртия ТИҮнең мактаулы президенты Мәсгут Гаратуев.

Корылтайның көн тәртибенең төп мәсьәләсе – ТИҮ рәисен саулау. Рәислеккә ике намзәт тәкъдим ителде. “Ак барс” банкында күп еллар эшләгән, икътисад һәм юридик белеме булган Илсур Миңнемуллин һәм Халыклар дуслыгы йорты методисты, ТИҮнең мәдәният комиссиясе җитәкчесе Алия Абдуллина.

Делегатлар һәр кандидатны яклап чыккан чыгышларны һәм аларның үзләрен тыңлагач, күпчелек тавыш белән Ильсур Миңнемуллин ТИҮнең яңа рәисе итеп сайланды.

Корылтайда ТИҮнең башкарма комитеты, ревизион комиссия әгъзалары сайланды. Вәкилләр шурасына татар иҗтимагый үзәгенең район бүлекләреннән, милли-мәдәни үзәкләрдән икешәр кеше тәкъдим итәргә дигән карар кабул ителде.

Корылтайга әзерләнү чорында татарлар җыеннары районнарда, шәһәрләрдә узды. Анда милли проблемнар күп күтәрелде. Яңа сайланган рәискә һәм башкарма комитетка аларны эш планына кертеп, тормышка ашыруда ярдәм итәргә кирәк булачак дигән фикер яңгырады.

Бу хакта республиканың милли сәясәт министры Лариса Буранова да чыгышында билгеләп үтте. Буранова җыелган халыкның исенә төшереп, министрлыкны булдыруда ТИҮнең, аның беренче президенты Мәсгут Гаратуевның ролен билгеләде, шулай ук татар оешмасы башка милли үзәкләрне әйдәп баручы дип басым да ясады. Үзәкнең 25 еллыгын көзен уздыру турында сүз булды. Бу датага иҗтимагый үзәгенең тарихын, активистларын, башкарган эшләрен яктырткан җыентык чыгарырга тәкъдим итте, финанс ярдәме ышандырды.

Чыгыш ясаучылар татар яшьләрен фәнни эшләргә тарту турында уйланырга кирәклегенә игътибар иттеләр. ТИҮнең яңа сайланган идарәсенә профессор Илдус Фатыхов, педагогика фәннәре канидаты Гөлфидә Мәрданова, тәҗрибәле татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова керде. Алар югары уку йортларында эшләүче галимнәрне барларга, алар белән егет-кызларыбызны фәнни-тикшеренү эшләренә тартырга ышандырды.

Яңа сайланган ТИҮ рәисе Ильсур Миңнемуллин исә мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшне тыгыз элемтә булдырып алып барырга, Иман яшьләре, милли-мәдәни автономия һәм сәнгать коллективлары белән бергә эшләргә, өлкән буынга ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*