tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин 28 апрельдә Минтимер Шәймиевка Хезмәт Геройлары йолдызын тапшырачак
Владимир Путин 28 апрельдә Минтимер Шәймиевка Хезмәт Геройлары йолдызын тапшырачак

Владимир Путин 28 апрельдә Минтимер Шәймиевка Хезмәт Геройлары йолдызын тапшырачак

Россия Президенты Владимир Путин иртәгә, 28 апрельдә, Кремльдә “РФ дәүләте һәм халкы алдында аерым казанышлары өчен” биш яңа хезмәт Героена алтын йолдыз тапшырачак. Әлеге хәбәрне Кремль матбугат хезмәте җиткерә.Традицион тантана 1 майда билгеләнеп үтелгән Хезмәт көненә багышлана, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

“Быел югары бүләккә, Президент карары нигезендә, Төньяк машина төзелеше предприятиесенең слесарь-монтажчысы Алексей Иванов, Краснодар хастаханәсе баш табибы Владимир Порханов, Якутия урманчысы Варвара Устинова, Мәскәү “Современник” театрының сәнгать җитәкчесе Галина Волчек һәм Татарстанның элеккеге Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ия булды, – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме 2013 елда булдырылган. Ул дәүләт һәм халык каршында казанышлар өчен бирелә торган иң зур дәрәҗәдәге бүләк. Хезмәт Герое алтын медале биш яклы йолдыздан гыйбарәт, аның өслегендә илнең дәүләт гербы сурәтләнгән. Ул 15 грамм авырлыгында.

Хәзерге вакытта Хезмәт Герое исеменә ике дистәдән артык кеше лаек.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*