tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады
Владимир Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады

Владимир Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Татарстанның биш вәкиле билгеләп үтелгән.

«2019 елда Казан шәһәрендә һөнәри осталык һәм стандартлар буенча «Ворлдскиллс» дөньякүләм чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен Борһанов Рафис Тимерхан улын Александр Невский ордены белән бүләкләргә», — диелә документ текстында.

Рафис Борһанов ТР мәгариф һәм фән министры булып эшләгән чагында ярышларны әзерләүдә катнашты. 2020 елның сентябрендә ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры итеп билгеләнде.

Шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовның да «Ворлдскиллс» чемпионатын оештыруда зур роль уйнавы искәртелде. Аларга II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылды.

РФ Президенты указы белән Татарстаннан ирле-хатынлы Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар да билгеләп үтелде. Алар гаилә институтын ныгыткан һәм балалар тәрбияләгән өчен «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде.

Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*