tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шаян» хыялыйлар
«Шаян» хыялыйлар

«Шаян» хыялыйлар

Илназ, «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруын алып баручы:

– Бәләкәй чактан ук, телевизордан күргән абый-апаларга сокланып, алып баручы булырга хыяландым. Матур киенеп, төз утырып, үземне яңалыклар сөйләүче, дип күзалдына китерә идем. Ләкин, язмыш сынаулары белән бәйле, миңа табиблар белән якыннан танышырга туры килде. Шуннан медицина өлкәсе күбрәк кызыксындыра башлады. Әмма югары сыйныфларда безне КФУныңа Филология һәм сәнгать институтына ачык ишекләр көненә алып бардылар. Андагы иҗади тормыш үзенә җәлеп итте: студентлар концертын карагач, укудан тыш, иҗат белән дә шөгыльләнәләр икән, дип уйладым. Киләсе елны шул институтка укырга да кердем. Дусларыма:

«Хыялланырга курыкмагыз», – дим. Менә мин дә кайчандыр алып баручы булырга хыялланган идем бит!

Руслан, «Яшьләр тукталышы» тапшыруы алып баручысы:

– Ә мин янгын сүндерүче булырга хыялландым! Президент та начар һөнәр түгел, дип тә уйладым. Шулай бервакыт телевизордан «Яшьләр тукталышы» тапшыруына юлыктым. Алмаз Гәрәев белән Венера Ивановаларның алып баруына кызыгып карадым. Их, алар кебек шушы тапшыруда катнашсаң иде, дип уйлап куйганым хәтердә…

Театр училищесын тәмамлагач, үземне төрле өлкәләрдә сынап карадым: балалар белән эшләдем, төрле түгәрәкләр алып бардым, алар өчен төрле бәйрәмнәр уздырдым… Көннәрнең берендә юнәлешем үзгәртеп, «ШАЯН ТВ» балалар каналының PR бүлегенә килеп эләктем. Монда тормыш кайный иде. Бераздан анонслар тавышландыра башладым. Озак та үтми, «Яшьләр тукталышы» тапшыруына алып баручы итеп тә куйдылар. Нәрсә әйтәсем килә: бер хыялланырга да, аның турында онытырга кирәк икән. Хыяллар шул очракта гына тормышка аша.

Искәндәр, «ШАЯН балалар» сәхифәсен алып баручы:

– Хыялым – журналист булу иде. Беренче «газета»мны биш яшемдә чыгардым!  Телевизордан татарча тапшыруларны йотлыгып тыңлый идем, үземне дә зәңгәр экраннарда күзалдына китердем. «ШАЯН ТВ» каналы ачылу турында Актаныш гимназиясендә укыганда ишеттем. Казанга килүгә үк, үз көчемне сынап карарга булдым. Журналист һөнәре бик авыр һәм җаваплы. Ләкин мин бу өлкәне сайлавыма үкенмим.

Азамат, «ШАЯН тарих», «ШАЯН балалар» тапшыруларын алып баручы:

– Дөнья гизәргә, илләр күрәсем килгәнгә, иң яхшы һөнәр – илче дип фаразлаган идем. Бертуганым Салават белән «Нур» театр студиясенә йөрдек. Бер елны режиссер Нурания апа Җамалиева Яңа ел алдыннан чыгарылачак фильмга балалар сайларга кастинг үткәрде. Шунда безне дә сайладылар. Фильмга төшү мавыктыргыч булды. «ШАЯН ТВ» каналына да кастинг аша эләктек. Мин хәзер тапшыру да алып барам, дубляж студиясендә дә тавышландырам. Телевидение – үзе бер дөнья икән!

Динара Әхмәт
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*